Уфада ике кикшеринг компаниясенең 3,5 мең электр самокаты бар. Бу хакта республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайда квадроцикллар, питбайклар һәм шәхси мобильлек чарасы (СИМ) кулланганда хәвефсезлекне тәэмин итү темасына багышланган "түгәрәк өстәл"дә Уфа шәһәре хакимиятенең Транспорт һәм элемтә идарәсе башлыгы Илдар Салихов әйтте. Аның сүзләренчә, шәһәр урамнарда СИМ куллануны норматив җайга салу эше дәвам итә.
"Гражданнарның тормыш һәм сәламәтлек хәвефсезлеге дәрәҗәсен арттыру өчен СИМда хәрәкәт итүне тыю гамәлдә булган территорияләр билгеләнгән. Алар - сәнәгать зоналары, зиратлар, парклар, скверлар, җәмәгать территорияләре, аларда - өлешчә, ә балалар мәйданчыклары янында СИМ хәрәкәте өчен тыю зоналары тулысынча кертелгән. Тыелган зоналар исемлегендә 18 территория бар. Якутов исемендәге паркны без Прокуратура белән бергә самокатлар өчен яптык, тиешле билгеләр куелды", - дип хәбәр итте Илдар Салихов.
Әлеге "түгәрәк өстәл"дә Н. Гастелло исемендәге спорт мәктәбе директоры Николай Красников та үз фикерен белдерде.
"Үзләренең балигъ булмаган балаларына питбайклар һәм квадроцикллар сатып алып, аларны юлга озаткан һәм: "Йөрегез! Мәктәпне яхшы тәмамладыгыз", - дип калучы ата-аналарга без ЮХХДИ хезмәткәрләре белән моның дөрес түгеллеген җиткерергә, күндерергә, тәҗрибә уртаклашырга тырыштык. Ләкин юк, алар шулай хәл итте. Балалары инвалид булган, баласын юл-транспорт һәлакәтендә югалткан ата-аналар белән журналистлар интервью оештырсын иде. «Әйе, без балага питбайк сатып алдык, ул һәлакәткә тарыды», диярләр иде, мөгаен. Һәм шунда ук аларга сорау туа: "Ә икенче балагызга да сатып алырсызмы? Әллә башкаларга киңәш итәрсезме?" Шаккатыргыч яңгырый, ләкин мондый сүзләрне ишеткәч, кешеләр уйланыр, бәлки, баласына мотоцикл сатып алырга ярамаганлыгын аңлар", — дип тәкъдим итте Николай Красников.
Ул ассызыклаганча, республикада питбайк яратучы балигъ булмаганнар белән проблеманы глобаль хәл итү өчен комплекс кирәк, анда үсеп килүче буынны спортның техник төрләренә өйрәтерләр иде.
Республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов белдергәнчә, киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен, бигрәк тә җәй көне, бу тема өстенлекле юнәлешкә әверелә.
"Яздан профилактикага эшли башлыйбыз. Барлык медиа — радио, телевидение, матбугат басмалары, социаль челтәрләр, шул исәптән балалар киңкүләм мәгълүмат чаралары җәлеп ителә. Эш төрле максатлы аудиторияләргә адреслана. Телевидение дә актив, сентябрьдә генә дә бу проблемага кагылышлы ун сюжет чыкты. СИМ белән идарә итү буенча барлык яңалыклар яктыртыла. ЮХХДИ тәкъдим иткән роликларны күрсәтәбез. Тик монда сүз кешеләрнең аңын үзгәртү турында бара, бу - бик катлаулы мәсьәлә. Моны үзгәртү өчен барысы да зур тырышлык салырга тиеш», — диде ул.
Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Динар Гыйльметдинов белдергәнчә, киңкүләм мәгълүмат чараларына яшь мотоциклчылар һәм СИМ кулланучылар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте темасын яктыртуда яңа алымнар һәм форматлар кирәк.
"Без кешеләрнең, ата-аналарның балаларга карата хокук белемен бирми, аның аңын үзгәртми торып, берни дә барып чыкмаячак. Административ йогынты чаралары белән генә без моны эшли алмаячакбыз. Проблема – дәүләтнеке! Юлларда балалар һәлак була, ә алар - безнең киләчәгебез!" - дип өстәде ул.