Татарстанда билгеле журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган. Ул, телефонын да алмыйча, "Әлмәткә эшкә киттем" дигән язу калдырып, өйдән чыгып китеп югалган.
Рафаэль Шәйхетдиновка 55 яшь, аның инде 5-6 ел өлешчә хәтере юк. Соңгы 10 елны хәтерләми. Илдә ниләр булганын да белми, әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да кабатлап сорый икән.
Менә шундый авыру кешене берәү, арадаш аша, ике сарык бәрабәренә фермага коллыкка илтеп биргән. Бу хакта Гөлинә үзе социаль челтәрдә болай дип хәбәр итә:
«Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында таптык. Бер кеше кушуы буенча икенчесе аны шунда эшләргә алып барып тапшырган. 5 көн әти шушында яшәгән. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар!»
Ул әтисе белән машинада сөйләшеп кайтуларын да яздырып барган.
- Үлеп калырмын дигән идем шунда.
- Нишләп алай уйладың?
- Таба алмаслар, сез - кызларымны да, Бөрбашны да күрә алмам, дигән идем. Кайлардан эзләп таптың, кызым? Ничә чакрым бу җир Бөрбаштан?
- Әлмәтнең бер авылы, әти.
- Кайда-а-а? Шакшы. Кеше гомерен ике сарыкка сатып киткән бит ул кабахәт. Ярый таптыгыз, кызым...
Кызы әтисенә карата мондый явызлык кылган бәндәләрне җәзага тарттырмакчы. "Якыннары өчен бугазыгызга ябышырга әзер булган Гөлинәне уяттыгыз», – дип язган ул сторисларында.