Музыкаль мохиттә якты йолдыз булып балкыган Артур Кусимов, үзеннән соң җырлар гына түгел, аны белгән кешеләрнең йөрәкләрендә тирән эз дә калдырып, бер ел элек бик иртә якты дөньядан китте.
Әбҗәлил районының Әскар авылында туып-үскән танылган башкаручы 2015 елдан Элвин Грей лейблы астында эшләгән. Соңрак үзаллы иҗат юлын башласа да, алар дуслар булып калган.
"Бу һәйкәл — туктап калган җыр кебек, — дип уртаклаша социаль челтәрләрдә Элвин Грей - Анда Артурның бөтен асылы — аның иҗади рухы, музыкальлеге, тормыш сөючәнлеге чагылдырылган. Без аны һәрвакыт нәкъ менә шундый итеп истә тотачакбыз — яшь, талантлы, идеяләр һәм энергия белән тулы.
Инде бер ел диярлек узды, ә Артур бер генә минутка чыкты да хәзер әйләнеп керер кебек. Бүген без аның истәлеген хөрмәтләү өчен җыелдык. Рәхмәт сиңа, Кусим, безнең өчен һәм музыка өчен эшләгәннәреңә. Авыр туфрагың җиңел булсын".
Артурның якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.