Фонд эшчәнлегенең төп максаты - инновация һәм хәйрия проектларына ярдәм итү аша җәмгыять үсешен стимуллаштыру.
2020-24 елларда 20 конкурс үткәрелгән, аларга 4 меңнән артык гариза кергән. Шулардан социаль әһәмиятле 830 проект ярдәм алды. Фонд конкурсларында республиканың 54 муниципаль берәмлегеннән һәм Русиянең 7 субъектыннан оешмалар вәкилләре җиңүче булды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,3 млрд сумнан артык тәшкил итте, шуларның 970 млн сумы – республика бюджетыннан, 364,86 млн сумы Президент грантлары фондының уртак финанславы хисабына.
Ел саен үткәрелүче һәм колачланучы юнәлешләр саны арта бара: 2020 елда Фонд тарафыннан - 3, ә быел 6 грант конкурсы үткәрелде. Соңгы ике елда яшьләр сәясәте, кинематография, киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә конкурсларның яңа юнәлешләре барлыкка килде. Агымдагы елда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бөтен Русия буенча югары уку йортларында белем алучы Башкортстан студентларының проектларына ярдәм итү өчен конкурсның яңа юнәлеше кертелде.
Фонд ярдәмендә республикада төрле юнәлештәге проектларга ярдәм күрсәтелде. Узган елдан Башкортсан Башлыгы башлангычы белән кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә конкурс үткәрелә. Әйтик, былтыр тулы метражлы өч һәм кыска метражлы бер фильм, шулай ук
кыска метражлы бер анимацион фильм ярдәм алды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү максатында Уфа хосписындагы авыр, дәвалап булмый торган авыру балалар һәм өлкәннәр өчен «Шәфкать» проектлары хупланды.
– Башкортстан Башлыгы грантлары ярдәмендә республиканың коммерцияле булмаган оешмалары командалары тарафыннан эшләнгән йөзләрчә проект, меңнәрчә игелекле эш, мәдәниятне үстерүгә, спортны пропагандалауга, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүгә, туган телләрне өйрәнүне популярлаштыруга, кинематографны һәм яшьләр башлангычларын үстерүгә юнәлтелгән проектлар тормышка ашырыла. Без республика тарихындагы мондый күркәм вакыйгаларда катнашыбыз булуга шатбыз. Биш ел эчендә күп эш башкарылган, - дип шәрехләде Фондның генеральный директоры Люция Сәйфуллина.