+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2024, 06:35

Күчемсез милеккә кагылышлы яңа кагыйдәләр

Мәгълүм булуынча, бу ел башыннан “Росреестр” юридик берәмлекләр белән эшләүдә тулысынча электрон бәйләнешкә күчте. Бу, нигездә, дәүләт кадастр исәбенә теркәү һәм милеккә хокук булуны теркәүгә кагылышлы гаризаларга кагыла.

Күчемсез милеккә кагылышлы яңа кагыйдәләрКүчемсез милеккә кагылышлы яңа кагыйдәләр
Күчемсез милеккә кагылышлы яңа кагыйдәләр


Быелдан үз көченә кергән яңа кагыйдәләр турында сүз алып барганда, 2023 елның 31 июлендә кабул ителгән 389 санлы федераль законны да онытмаска кирәк. Анда сүз җир салымын исәпләүдәге үзгәрешләр турында бара. Беренче гыйнвардан хуҗалык алып бару кенәгәсе (похозяйственная книга) буенча да үзгәрешләр бар. Әлеге кенәгә дә ел башыннан электрон төрдә алып барыла.
Түбәндә гәзит укучыларны күчемсез милек һәм аны бүләк итүдәге яңа тәртипләр белән таныштырабыз.

Бишесе – иң мөһимнәре

1. ЕГРНда (милек­нең бердәм дәүләт реестры) хаталарны төзәтү кагый­дәлә­рен­дә үзгәреш
Бу елның 1 гыйнварыннан “Росреестр” реестрда табылган хаталарны хокукка ия булу турындагы документ аның хуҗасына җибәрел­гән көн­нән алып исәп­ләгәндә бер ай эчен­дә төзә­тергә тиеш. Әлегә ка­дәр бу вакыт өч ай иде. Сүз ЕГРНда табылган техник характердагы хаталар турында бара.
Реестр хатасын төзәткәндә, өстәмә бәяләмә таләп ителмәгән очракта, җир участогы мәйданнары буенча төгәлсезлек булганда хатаны ресстрда билгеләнгәннән 10 процентка кадәр арттырырга яисә ЕГРНда күрсәтелгәннән (хаталы булганда) 5 процентка кадәр киметергә була. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, төзәтү күләме әлеге процентлардан артмаган очракта, хаталы санны урында ук, ягъни ул участокны кабат үлчәмичә дә төзәтү хокукы карала. Әлегә кадәр участок мәйданын 5 проценттан артмаган очракта гына реестрда төзәтергә рөхсәт ителә иде. (2023 елның 4 августында кабул ителгән 438 санлы федераль закон).

2. Яңа салым тәртибе
2024 елдан җир салымын яңа кадастр бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча түләргә кирәк булачак.
Эш шунда: 2022 елда илнең барлык төбәк­ләрендә дә җир участокларын планлаштырылмаган бәяләү чарасы үткәрелде. Аның нәтиҗәләре 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә һәм, шул сәбәпле, быел җир салымы яңа тәртиптә билгеләнә. Әлегә кадәр җирнең кадастр бәясен билгеләүдә кабул ителгән мораторий гамәлдән чыгу сәбәпле, җир хуҗалары үз милек­ләренә яңа тәртип буенча салым түли башлаячак. Әйткән­дәй, соңгы елларда җир мәйданнарының зураюы да яңа ка­гый­дәләр кертүгә сәбәп­че бул­ган.
Башка күчемсез милек объектларына килгәндә, алар буенча кадастр бәялә­мәсе 2023 елда үт­кәрелде һәм аның нәтиҗәләре быел гына үз көченә керә­чәк. Димәк, башка объектлар буенча салым түләү 2025 елдан башланачак.
Игътибар! 2024 елда фатир, йорт һәм башка объектлар өчен салым 2020 елның 30 июлендә кабул ителгән 269нчы федераль закон буенча “иске” кадастр бәяләре буенча түләнәчәк.

3. Салым күләмен билгеләгәндә торак йортларга караган милек исемлегендәге яңалык
Бу елдан башлап торак йортлар өчен салым күләмен билгеләгәндә, шул исәптән күпфа­тирлы, наемга алынган, бакча йортлары, башка торак төзелеш­ләре дә 2023 елның 31 июлендә кабул ителгән 389нчы федераль законга ярашлы, салым салганда торак йортлар категориясе буларак кабул ителә.
Әгәр ЕГРНда югарыда телгә алынган объект исемнәре күр­сәтелгән булса, аларга да салым күләме (0,1 процент ставкасы буенча) торак йортлар өчен каралган тәртип­тә билгеләнә. Ә Салым кодексының 407 статьясына ярашлы, ташламага (льготага) хокуклы булган гражданнар исемлектә булган торакның берсенә салым түләүдән азат ителә.

4. Күчемсез милек юк ителгән очракта салым түләүдәге үзгәреш
Яңа законга ярашлы, торак объектының ниндидер сәбәпләр белән юк ителүе турында федераль салым хезмәтенә тиешле органнардан бу объектның кадастр исәбеннән төшерелүе турындагы белешмәсе нигезендә, ул салым салудан автомат рәвештә азат ителә. Салым түләүче элекке тәртиптә үзе дә бу турыда федераль салым хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итеп, бу процессны тизләтә ала. Бу турыда югарыда телгә алынган 389 федераль законда бәян ителә.

5. Җирдән файдалану тәртибен бозган очракта салым түләүдәге үзгәреш
2024 елдан җир салымы җир участогын файдалану буенча кабул ителгән кагыйдәләрне үтәмәгән һәм бу хәл рәсми теркәлгән очракта, җир салымы 0,3 процент түгел, ә югары ставка – 1,5 процент ставкасы белән салына.
Закон бозу очрагы теркәлгәндә яисә әлеге хәлнең кайчаннан бирле дәвам ителүе ачыкланмаган очракта, югары ставкалы салым алдагы айның башыннан билгеләнә.

Игътибар! Югары салым ставкасы, әгәр салым хезмәтенә җир участогының максатлы файдаланылмавы яисә ул җирдә малтабарлык эшчәнлеге алып барылуы мәгълүм булган очракта кулланыла.

Кайсы очракта кире хуҗасына кайтарыла?

Бүләк итүче үзенең гамәлләрен аңламаганда

* Бүләк итүченең килешүгә кул куйганда үз гамәлләре өчен җавап бирерлек хәлдә булмавы дәлилләнү (исбатлану) әлеге карарны юкка чыгаруга сәбәп була ала (Гражданнар кодексының 177, 178 статьялары);
* Сәламәтлек торышына бәйле үзенең нәрсә эшләгәнен һәм үз карарының нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңламаган очракта. (Мисал өчен, суд экспертизасы килешүгә кул куйган вакыттан өлкән яшьтәге кешенең психик авыру булганын дәлилләгәндә һәм, шул сәбәпле, бу кеше акыл белән карар кабул итүдән мәхрүм булганда).
* Бүләк итүченең, гомумән, бүләк итәргә теләге булмыйча һәм башка килешүгә кул куюына ышануы, ягъни аңламыйча, ялгышлык белән кул куюы ачыкланганда. (Мисал өчен, өлкән яшьтәге хатын-кыз үзенең бердәнбер фатирын бүләк иткәндә үзенең гомере ахырына кадәр тәрбиядә һәм үз фатирына хуҗа булып калырына ышанып килешүгә кул куйганда).

Моның өчен сәбәпләр

Әгәр бүләк алучының бүләк бирүчегә бүләк ителгән милек өчен акча бирүе ачыкланса яисә бүләк алучының аның файдасына ниндидер өстәмә йөкләмә алуы дәлилләнсә, бүләк итү турындагы килешү гамәлдән чыгарыла. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, бүләк ителүнең “артында” икенче килешү яшеренгән очракта, милек бүләк ителгән дип кабул ителми.
Мондый очракта бүләк итү турындагы килешү гамәлдән чыгарыла һәм карар аның эченә “яшеренгән” шартлардан чыгып кабул ителә. (Гражданнар кодексының 170нче статьясының 2нче кисәге).

Бүләк итүченең үз карарыннан баш тартуы

Аерым очракларда закон инде үз көченә кергән гамәлләрне юкка чыгару хокукын бирә (Гражданнар кодексының 578нче статьясы).

Моның өчен түбәндәге шартлар исбатланырга тиеш:

* бүләккә ия булучы аңлы рәвештә бүләк итүченең яисә аның якын туганнарының сәламәтлегенә яки тормышына куркыныч тудырса;
* бүләк итү турындагы килешү эшкуар булган ке­ше­нең билгеле сә­бәпләр белән банкрот итеп танылуына кадәр берничә ай кала төзелгәндә (6 ай дәвамында).

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас