“Төп бурыч – җәмәгать транспортын өстен күрүче пассажирларның иминлеге турында кайгырту. Пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы автобус йөртүчеләр пассажирлар хәвефсезлеге өчен зур җаваплылык тотуын аңларга тиеш”, – дип билгеләде ведомство башлыгы.
Пассажирларны әлеге чараларга аңлап карауларын сорыйлар, чөнки дәүләт автоинспекторларының тырышлыгы кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән.
Полиция хезмәткәрләре Яңавыл районында юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый. Оператив мәгълүмат буенча, кичке сәгать унынчыда Нефтекама – Яңавыл автоюлының 39нчы чакрымында “Лада Приора” каршы килүче “Рено Сандеро” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина йөртүче дә фаҗига урынында һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.
Стәрлетамакта төнлә берәү машинасы белән ишегалдында туктап торган автомобильгә килеп бәрелгән, нәтиҗәдә, ул аны шлагбаум астына төртеп керткән һәм, ким дигәндә, дүрт транспорт чарасын бәрдергән. Ул моның белән генә туктамаган – чит машина түбәсенә менеп сикерә башлаган, ләкин шуннан асфальтка егылып төшкән. Ишек алдына биредә яшәүчеләр чыккач, тәртип бозучы тынычланган. Машина йөртүченең “батырлыклары” домофон камерасы объективыннан социаль челтәрләргә эләккән. Интернет-кулланучылар ир исерек булган дип фаразлый.
Әлеге маҗара Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсендә теркәлгән. Хокук бозучының шәхесе ачыкланган, аңа карата административ протокол төзелгән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре төнге кунакны эзли.
Юлларда сак булыгыз! Үзегезне һәм юлдашларыгызны саклагыз!