+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2024, 03:50

Төп бурыч – кешеләр гомерен саклау!

Гражданнар оборонасы революцион Петроградта барлыкка килгән дип исәпләнә. Нәкъ менә шул шәһәрдә 1918 елда Кагыйдәләр җыентыгы басылып чыга, анда авиа­һөҗүмнәр вакытында халыкны ничек сакларга кирәклеге языла. Бу документ илдә гражданнар оборонасы тарихында беренче булып санала.

Төп бурыч – кешеләр гомерен саклау!Төп бурыч – кешеләр гомерен саклау!
Төп бурыч – кешеләр гомерен саклау!

Әмма ни өчен Русиядә Гражданнар оборонасы көнен нәкъ менә 4 октябрьдә билгеләп үтәләр? Шушы көнне 1932 елда Халык комиссарлары Советы “СССРның һава һөҗүменә каршы оборона турында положение” кабул иткән. Анда инде кешеләрне ничек сакларга дигән инструкцияләр генә түгел, ә эре шәһәрләр тирәсендә ПВО системасын булдырырга кушылган. Тиздән боларның барысының да Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында кирәге чыгачак.

Сугыш тәмамланганнан соң документлар яңартыла, системаны эшләп бетерәләр һәм эшкәртәләр. Яңа кораллар барлыкка килә, мәсәлән, атом-төш бомбалары, алардан шулай ук тыныч халыкны саклап калырга кирәк була. Шуңа күрә югары дәрәҗәдә төрле системаларны эшләү һәм кертү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар барыннан да элек нәкъ менә тере дошман агрессиясеннән саклануга юнәлтелгән була.

Салкын сугыш тәмамлангач кына кешеләрне хәрби агрессиядән генә түгел, техноген, экологик һәм табигый һәлакәтләрдән дә саклау зарурлыгы турында уйлана башлыйлар. “Үзгәртеп кору” вакытында гражданнар оборонасын нәкъ менә шушы максатларга юнәлтәләр. Өстәвенә, дөньяда тыныч халыкка хәрбиләр түгел, ә производстволардагы аварияләр һәм табигый бәла-казалар – җир тетрәүләр, тайфуннар куркыныч тудырган очраклар арта.

Русиянең яңа тарихында гражданнар оборонасы өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын (МЧС) җаваплы итеп куйдылар. Аның кысаларында илдә Гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәләр.

Гражданнар оборонасының төп бурычы – хәрби конфликтлар һәм табигать катаклизмнары вакытында халыкны саклап калу. Федераль закон, шулай ук, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне сакларга куша. Гражданнар оборонасы көчләре якынлашып килүче бәла турында кешеләргә хәбәр итәргә һәм куркыныч артык зур булганда эвакуация оештырырга тиеш. Шулай ук, таләп ителгәндә алар саклану чараларын бирергә, атом-төш яисә химик куркыныч турында сүз барганда биналарны һәм кешеләрне санитар эшкәртү үткәрергә тиеш. Төп бурыч – халыкны ихтимал булган хәвеф-хәтәргә әзерләү, мөмкин кадәр күбрәк гомерләрне саклап калу өчен аларны дөрес эш итәргә өйрәтү.
Илебез гражданнар оборонасының әһәмияте бәяләп бетергесез. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авария-коткару формированиеләре һәм коткару хезмәтләре, Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре, штаттан тыш оешмалар көн саен коткару операцияләрендә катнаша.

Оешма эшенең мөһим өлеше – һәлакәтләрне кисәтү. Моның өчен куркыныч зоналар мониторингы һәм ихтимал булган хәвефләрне фаразлау кулланыла. Белгечләр гражданнарны укыту белән актив шөгыльләнә: гадәттән тыш хәлләр очрагында ничек эш итәргә кирәклеген һәркем белсен өчен инструктажлар, күнекмәләр һәм өйрәнүләр үткәрә. Һәлакәт турында кисәтүгә, хәбәр итү системалары, яшеренү урыннары һәм эвакуацияләү планнары булдыруга аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, янгын куркынычы югары булган очракта төбәк халкына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан белешмәләр килә.

Коткару хезмәтләренең һәм гражданнарның әзерлеген тикшерү өчен күнегүләр һәм өйрәнүләр даими үткәрелә. Ә куркыныч янаган очракта коткару отрядлары оператив рәвештә эшкә керешә һәм ярдәм күрсәтү өчен һәлакәт урынына җибәрелә. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкара миссияләрдә катнаша, башка илләргә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтә.

Бу көннең (һәм аның гына түгел) төп традициясе — кешеләрнең гомере турында кайгырту. Шуңа күрә 4 октябрьдә халыкның гадәттән тыш хәлләргә әзерлекнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә. Янгыннар, су басулар, аварияләр кебек ихтимал булган хәлләрне модельләштерү буенча күнегүләр үткәрү инде традициягә әверелде. Бу өйрәнүләр еш кына предприятиеләрдә, мәктәпләрдә, балалар лагерьларында һәм дәүләт учреждениеләрендә уза.

“Безнең буынның бурычы – гражданнар оборонасы көчләренең югары һәм ышанычлы технологиялелеге, бу өлкәдә белемнәрне пропагандалау һәм теләсә нинди штаттан тыш хәлләрдә халыкның бу гамәлләргә әзерлеге исәбенә кешеләрнең һәм территорияләрнең комплекслы хәвефсезлеге системасын үстерүне дәвам итү”, – диде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас