+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь , 11:27

Лилия Хәмитова сәхнәдән китәрме?

Һөнәрен алмаштырган инде...

Лилия Хәмитова сәхнәдән китәрме?
Лилия Хәмитова сәхнәдән китәрме?

Җырчы Лилия Хәмитованың ире белән Казан үзәгендә кием кибете оештыруы турында язган идек. Хәзер ул шунда эшли дә икән.

«Винарис белән Казанда киемнәр кибете ачтык. Әкренләп бу эшкә дә ияләшәбез. Әнием кибетче иде, аның осталыгы миндә дә чагыладыр, дип уйлыйм. Сменалап, 3 көн – мин, 3 көн башкалар эшли. Сату эше дә күңелле икән», – дигән җырчы «Ирек мәйданы» гәзитенә.

Янында шундый зуууур терәк булганда, барысын да булдыра хатын-кыз. Лилиягә иҗатта да, сәүдәдә дә уңышлар телибез!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: