+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 октябрь 2024, 03:40

Туризмны үстерү проблемалары каралды

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Махсус сакланылучы табигать террито­рияләренең, геопаркларның хокукый режимы һәм туризмны үстерү” IV Идел буе юридик конгрессы узды.

Туризмны үстерү проблемалары каралдыТуризмны үстерү проблемалары каралды
Туризмны үстерү проблемалары каралды
Модераторлар булып парламентның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова һәм Уфа Фән һәм технологияләр университеты Хокук институтының экология һәм хезмәт хокукы кафедрасы мөдире Равил Гыйззәтуллин чыгыш ясадылар.
 
Тема буенча фикер алышуда депутатлар, табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәния Нәфыйкова, урындагы үзидарә органнары, геопарклар һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре вәкилләре, экологик хокук өлкәсендәге белгечләр, шул исәптән Мәскәүдән, Казаннан, Санкт-Петербургтан чакырылган галимнәр катнашты.
 
Дискуссия барышында махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә федераль һәм төбәк законнарын үстерүгә бәйле мәсьәләләрнең киң даирәсе, табигатьне саклау зоналары хокукый статусының проблемалы аспектлары каралды. Әлеге территорияләрдә туризмны үстерү перспективалары, бер яктан, рекреацион зоналарны үстерү һәм, икенче яктан, биотөрлелекне саклау күзлегеннән чыгып каралды.
 
Конференция йомгаклары буенча табигатьне саклау законнарын камилләштерү, геопарклар булдыруны һәм аларның эшчәнлеген хокукый көйләү буенча тәкъдимнәр эшләнде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас