+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2024, 09:50

Ике ай дәвамында 3 миллион сум күчергән

Узган ялларда республика халкы мошенникларга 14 миллион сумнан артык акчасын тапшырган.

Ике ай дәвамында 3 миллион сум күчергәнИке ай дәвамында 3 миллион сум күчергән
Ике ай дәвамында 3 миллион сум күчергән
Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 19 хәбәр кергән.

Уфа шәһәре буенча 3нче полиция бүлегенә 41 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүче мошенникларның хәйләсенә өстәмә акча эшләү теләге белән эләгүе турында сөйләгән. Интернет челтәре киңлекләрендә ул белдерүгә тап булган һәм гариза калдырган. Аның белән элемтәгә ялган трейдерлар чыккан, «инвестиция счеты» ачарга ярдәм иткән һәм кредит рәсмиләштерергә күндергән. Җинаятьчеләргә ышанып, хатын 3 миллион сумнан артык кредит алган һәм ике ай дәвамында аларны мошенниклар счетына җибәргән.

Туймазы районы полициясенә мошенниклык турында гариза белән 25 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Аңа, янәсе «МТС» кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәрләреннән шалтырату килә. Шалтыратучылар кәрәзле элемтә хезмәтләре килешүен озайту кирәклеге турында хәбәр итә, чөнки алдагысының срогы «чыккан». Ышанучан ир, күрсәтмәләрне үтәп, 2 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны җинаятьчеләргә күчергән.

Шул ук полиция бүлегенә Кандра авылында яшәүче 52 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз үзен «Мегафон» компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләрдән шалтырату килүен әйткән. Әңгәмәдәш хезмәтләр килешүе срогының тәмамлануы турында әйткән һәм аны озайтырга тәкъдим иткән. Аферист хатын-кызны килешүне рәсмиләштерүдә ярдәм итү өчен мобиль җайланма экранын күрсәтү функциясен эшкә җигәргә күндерә. Әмма телефонга керү мөмкинлеге биргәннән соң, ханым ялган хезмәткәрнең аның исеменә кредит алырга тырышуын күргән. Ул мошенниклар белән аралашуын аңлый һәм алар белән сөйләшүне өзә, шуның белән 990 мең сум акчасын саклап кала.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез! Янәсе полиция, банк яисә кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәреннән шалтырату очрагында - трубканы куегыз. Мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз! Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас