Үтәгән авылы кабагы һәм көзге муллык бәйрәме булган “Кабак-фест” турында хәзер Кырмыскалы районында гына түгел, республикабызның башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Быел ул өченче тапкыр һәм “Үтәгән уеннары” исеме астында республика дәрәҗәсендә үтте. Быел бәйрәмне Үтәгән “Аек авыл” статусында каршы алды – үтәгәнлеләр, район этабында җиңү яулап, сәламәт һәм аек тормыш рәвешен пропагандалау буенча бихисап чара үткәреп, район данын лаеклы яклады.
Район бренды
Фестивальнең аталышы үзгәрсә дә, ул көзге уңыш һәм хезмәт бәйрәме булып кала. Быел аның программасы тагын да баетылды, аңа халык уеннарын пропагандалау бурычы да өстәлде.
Барлык авыл халкын берләштерүче бәйрәм үткәрү идеясе 2019 елда барлыкка килә. Авыл старостасы Дилара Кудайгулова һәм шушы авылда туып-үскән, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче, Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең ярдәмчесе Айрат Искәндәровның башлангычын авыл халкы ихлас күтәреп ала. Фестиваль тәүге тапкыр 2022 елда бик матур итеп башланып китте һәм авыл халкы тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылды. Узган елда аны үткәрүдә махсус хәрби операциядә катнашучы егет зур ярдәм күрсәтте. Чара барлык илебез өчен гади булмаган шартларда үткәрелсә дә, ул изге ниятне һәм максатны күз уңында тота: халыкны берләштерү, борынгы йолаларыбызны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру, хезмәткә, илебезгә карата сөю тәрбияләү.
– Быел да киңәшләшеп-сөйләшкәннән соң, авыр вакытлар булса да, һичшиксез, үткәрергә кирәк, дигән карарга килдек. Моның белән без бөтен дөньяга үзебезнең бердәмлекне, авырлыкларга, югалтуларга бирешмичә яшәвебезне, алга атлавыбызны, үсешкә таба баруыбызны, яшь буында кече Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләвебезне күрсәтәбез, – диде Дилара Ринат кызы.
Быел бу чара район бренды буларак игълан ителеп, авыл һәм район халкын гына түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне дә үзенә җыйды. Кырмыскалы районының төрле авыл биләмәләреннән тыш, Иглин, Архангель, Гафури, Дәүләкән һәм Әбҗәлил районнарыннан кунаклар килеп, үзләренең милли ихаталарын тәкъдим итте һәм фестиваль чикләрендә оештырылган конкурсларда катнашты.
Шулай ук, “Үтәгән уеннары”на җыелучыларны республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин, эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин, мәдәният министрлыгы вәкиле Нурлан Ганиев, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде һәм әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Бәйрәмгә җыелучыларның һәм оештыручыларның бәхетенә, һава торышы да, үтәгәнлеләрнең изге башлангычын хуплагандай, кояшлы, җылы көне белән сөендерде.
Пристаньле авыл
Искиткеч күркәм табигать кочагында, ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан Үтәгән авылында элек-электән авыл халкы җир эшкәртеп, иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Колхозларның көчле чагында биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гөрләп торган. Шул ук вакытта бәләкәй генә авыл – язучы һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Роберт Баемов, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләрнең туган төяге дә. Хатын-кызлар арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова да – шушы авыл килене.
Вакытында биредә пристань да булган. “Үтәгән – пристаньле авыл. Пристань авылның көнбатышында Бәстән елгасының Агыйделгә койган биек яр борынына корылган. Ул Уфа белән Табын, Стәрлетамак арасында пароходлар, баржалар йөреше даими төс алгач төзелә. Унике келәте, ашлык киптерү корылмасы, берничә йор-
ты – хуҗалык каралтылары булган. Пристань белән Уфадан агалы-энеле Юдаевлар компаниясе эш иткән...” Быел бәйрәмгә әзерләнү чикләрендә Үтәгән авылына кергән урында Гайса Хөсәеновның китабыннан алынган шундый язулы яңа арт-объект барлыкка килде һәм якорь урнаштырылды.
Әйткәндәй, бәйрәмнең башында ук кунакларга бик кызыклы тамаша тәкъдим ителде: авыл халкы, аеруча яшьләр, пароход килүен көткәндә вакытларын җырлап-биеп үткәргән, кунакларны, Агыйдел буйлап узучыларны җыр-моң белән каршылап, матур итеп озатып калганнар.
Бүген дә күркәм йолаларга тугры кала үтәгәнлеләр. Әнә бит бәйрәм дә нинди күркәм төс алды: районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәнияте белән таныштырды, милли һәм кабактан әзерләнгән төрле-төрле ризыклар белән сыйлады. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларның ихатасы да шул төбәкләрдә яшәүчеләрнең үткәнен һәм бүгенге тормышын ачык чагылдырды. Әйткәндәй, Әбҗәлил районы вәкилләре дә ара ерак дип тормаган. Мондый чарага чакыруларына сөенеп килгәннәр. Советлар Союзы Герое Таһир Кусимовның исемен йөртүче авыл активистлары билгеләвенчә, быел алар “Юлдаш” радиосы тарафыннан оештырылган “Сабантуйга – тирмә” конкурсында катнашкан. Кусим һәм Үтәгән авыллары арасында ярыш бик киеренке барган. Нәтиҗәдә, үтәгәнлеләр җиңү яулап, тирмәле булган.
– Җиңү яулый алмасак та, без үтәгәнлеләр өчен бик шатландык һәм әлеге чарага чакыру алып, ул тирмәне үз күзләребез белән килеп күрү мөмкинлеге булды, – ди кунаклар.
Чынлап та, менә мондый чараларны үткәрү өчен аларга тирмә бик кирәк иде. Бүген анда күпме кеше булып, авыл тормышы, үткәне һәм бүгенгесе, авыл халкы белән танышты.
Барысы да кабактан
Фестивальнең хуҗабикәсе – кабак. Аннан нинди генә ризыклар әзерләнми: кайнатма, сут, ботка, кыстыбый, коймак, манты, өчпочмак, чәй... Барысы да үзенчәлекле һәм тәмле. Бәйрәмнең бер өлеше әнә шуңа багышланды. “Үтәгән уеннары”нда катнашучылар үзләренең кулинар фантазиясен эшкә җигеп, төрле ризыклар әзерләп, осталыкларын күрсәтте. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган Кырмыскалы районының Прибельский авыл биләмәсе өстәле яныннан беркем дә тиз генә үтеп китә алмады: ниләр генә юк бит, барысын да тәмләп карау мөмкин дә түгел!
Икенче урынны Әбҗәлил районы командасы яулады. Алар, татлы ризыклардан тыш, кунакларны тәмле аш пешереп сыйлады.
Өченче урын Архангель районына бирелде. Алар әзерләп алып килгән байтак ризыкларны күпләр гомерендә беренче тапкыр тәмләп карады.
Фестивальдә катнашучыларның һәммәсе үзе өчен яңалык ачкандыр, бу көнне байтак яңа рецептлар һәм кулинар традицияләр белән танышырга мөмкин булды. Кайту белән күпләр үзләренең табыннарын иң чагу һәм файдалы яшелчәдән пешерелгән ризыклар белән бизәячәк, дип ышанычлы әйтергә була.
Шулай ук кабактан ясалган арт-объектлар барысын да таң калдырды. Алар янында фотога төшүчеләрнең исәбе-саны юк иде. “КабакАрт” конкурсында беренче урынга янә Прибельский авыл биләмәсе лаек булды. Русиядә “Гаилә елы”н исәпкә алып, алар кабак-курчаклардан тату гаиләне гәүдәләндергән композиция тәкъдим итте. Икенче урын яулаган Шәйморатов авыл биләмәсе дә кулдан ясалган арбалы аты һәм ап-ак төстәге зур кабак белән барысын хәйран калдырды. Бу композиция сәяхәт һәм маҗаралар рухын, шулай ук, урындагы халыкның тырышлыгын һәм осталыгын чагылдырды.
Иглин районы вәкилләренең арт-объектлары да үзенчәлекле иде – ана һәм бишектәге бала. Ул беркемне дә битараф калдырмады, аннан ниндидер җылылык бөркелеп, гаилә, мәхәббәт һәм хәстәрлек кебек мөһим кыйммәтләрне искә төшерде.
Фестивальнең бу өлеше дә, көзге муллыкның матурлыгы белән сокланудан тыш, кунакларны иҗат һәм илһам мохитенә алып керде.
Борынгы спорт уеннары узган мәйданчыкларда да халык күп иде: кемдер үзенең көчен сынап караса, алар өчен җан атучылар һәм кызыклы тамашаны күзәтүчеләр дә бихисап уңай тәэссоратлар алды.
Иң зуры кемдә?
Һәм, әлбәттә, бренд чарасының төп өлеше – иң зур кабакны билгеләү. Быел кемнең бакчасында үскән икән ул?!
“Иң зур кабак” исеме өчен конкурска 16 кабак тәкъдим ителгән. Җиңүчене билгеләү өчен жюри әгъзалары аларның диаметрын үлчәде. Шулай итеп, 178 сантимер диаметрдагы иң зур кабакны быел Сихонкин авылыннан Галина Сольева үстергән. Ефремкино авыл клубы хезмәткәрләре алып килгән кызгылт-сары яшелчә аннан беразга гына калышты. Өченче урынга чыккан Подлуб авыл биләмәсендә үскән кабакның диаметры 164 сантиметр булды.
Архангель, Гафури, Дәүләкән, Иглин, Әбҗәлил районнарының кабаклары кырмыскалылыларныкыннан бераз бәләкәйрәк иде. Ләкин кунаклар да бүләксез калмады.
Кабак үстерүчеләр билгеләвенчә, зур кабак үстерү өчен аның сортын дөрес сайлау мөһим. Шулай да уртача зурлыктагылары – иң яхшысы: алар тәмле дә, сусыл да.
Бай мирасыбызны саклыйк!
Җиңүчеләрне бүләкләү – фестивальнең мөһим, шул ук вакытта дулкынландыргыч мәле. Әлеге бәйрәмнән беркем дә буш кайтып китмәде, катнашучыларның һәрберсенә игътибар бүленде, ә җиңүчеләр лаеклы бүләген алды. Тамаша кылучылар да чарадан канәгать иде – бу һәркемнең йөзендә ихлас елмаю булып чагылды.
Таныш моңнар, дәртле көйләр, ихлас сүзләрдән торган концерт программасы кемне генә битараф калдырсын инде?! Район Мәдәният сарае артистлары һәм билгеле җырчылар – Ришат Галиханов, Артур Туктагулов, Миңзифа Искужина, Тимур Рамазанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Күңелле бәйрәм булуга карамастан, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга тирән хөрмәт темасы чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып үтте. Райондагы патриотик клублар, эзтабарлар отрядлары, яшьармиячеләр аерым бер зонада үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук “Кармаскалинцы – СВОим” волонтерлар штабы әгъзалары маскировка челтәрләре үрү буенча осталык дәресе дә үткәрде.
“Уеннарда – хәрәкәт, хәрәкәттә – бәрәкәт”, ди халык. Башкорт халык уеннары – элек һәм хәзер өлкәннәрнең дә, балаларның да яраткан ял итү ысулы булып кала. Һәр уенның үз кануннары, кагыйдәләре бар. Шуңа алар белем һәм тәрбия бирү ягыннан да зур әһәмияткә ия. Менә “Үтәгән уеннары”нда катнашучылар да борынгы уеннар белән якыннан танышып, үзләре дә аларда катнашып карый алды һәм дуслыкны, бердәмлекне чагылдыручы фестивальдән рухланып, бай тәэссоратлар алып таралышты. Иң мөһиме – мондый чаралар ата-бабаларыбыздан калган бай мирасны барлап, киләсе буыннарга да тапшыру мөмкинлеге бирә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.