-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь , 14:30

Акча эшләргә теләп, 2 миллион югалткан

Республика халкы узган тәүлектә мошенникларга 9 миллион сумнан артык акча күчергән. Эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 26 хәбәр килгән.

Акча эшләргә теләп, 2 миллион югалткан
Акча эшләргә теләп, 2 миллион югалткан
Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай шәһәре буенча бүлегенә 39 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Иргә мессенджерларның берсендә билгесез кешеләрдән шалтырату килә. Әңгәмәдәш үзен "хокук саклау органнары хезмәткәре" дип таныштыра һәм ирнең шәхси мәгълүматларына җинаятьчеләр ия булуын һәм хәзерге вакытта аларның кредитны хуплауга гаризалар җибәрүен хәбәр итә. Ышандырырлык булсын өчен, янәсе, банкның ялган хезмәткәреннән шалтырату ясала, ул алдагы шалтыратучының мәгълүматын раслый. Аферистлар иргә хәлдән чыгу юлын тәкъдим итә - хәвефсез счет ачу. «Белгечләргә» ышанып, гариза бирүче мошенникларга 2,5 миллион сумнан артык шәхси тупланмасын күчергән...

Мәгариф учреждениесенең 53 яшьлек хезмәткәре мошенниклык турында гариза белән 6нчы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хатын мессенджерларның берсендә өстәмә акча эшләү турында реклама күрүен әйткән. Сынап карарга теләп, ул заявка калдырган. Берничә минуттан аңа, янәсе, инвестиция компаниясе хезмәткәреннән шалтырату килгән, ул акча эшләүнең өстенлекләре турында сөйләгән һәм мөрәҗәгать итүчегә беренче килешүләрне башкарырга ярдәм иткән. Бер ай дәвамында бахыр укытучы "инвестицияләүгә" 2 миллион сумнан артык кредит акчасын күчергән, әмма дивидендлар ала алмаган...

Күмертау шәһәре буенча полиция бүлегенә 60 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүчегә, имеш, «Мегафон» кәрәзле элемтә компаниясе операторыннан шалтырату килгән. Ялган хезмәткәр сим-картаның гамәлдә булу вакыты узуы һәм аны киләчәктә куллану өчен озайту кирәклеге турында хәбәр иткән. Ир аферист күрсәтмәсе буенча үз смартфонына читтән торып керү мөмкинлеген әйтеп биргән. Ышанычтан файдаланып, җинаятьче иргә 500 мең сум кредит рәсмиләштергән һәм аларны билгесез счетларга күчергән. "Белгеч" 1,5 миллион сум акча алу өчен тагын бер кредит рәсмиләштерергә тырышып караган, әмма әлеге операция банк тарафыннан кире кагылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез! Янәсе, полиция, банк яисә кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәреннән шалтырату очрагында трубканы шундук куегыз. Мошенниклар ялган номерларны да файдалана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: