Әлеге программа урындагы аерым социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Механизм республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларының финанс ресурсларын, оешма һәм аерым кешеләр акчаларын берләштерергә һәм аларны социаль әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүгә юнәлтергә мөмкинлек бирә.
- Төбәкләрдәге халык урындагы үзидарәне гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша, үзләренең торак пунктын үстерү өстенлекләрен сайлауга йогынты ясый, эшкуарларны җәлеп итә, җыелган акчаларны, шулай ук бюджет акчаларын тотынуны контрольдә тота һәм нәтиҗәне күрә, - дип шәрехләде Башкортстан финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская. - Халыкның игътибар үзәгендә – урындагы инфраструктура: территорияләрне, юлларны төзекләндерү, яктыртуны, су белән тәэмин итүне оештыру, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү. Соңгы 5 елда 3200дән артык проект гамәлгә ашырылды, проектларның гомум бәясе 3,5 млрд. сумнан артык тәшкил итте, шулардан республика бюджетыннан муниципаль бюджетларга субсидияләр күләме 2,4 млрд. сумнан артып китте.
Быел ППМИны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 600 млн сум бүленгән. Финанслауны 661 проект алган, конкурста барлыгы 984 инициатива катнашкан.
Фото: pravitelstvorb.ru