Гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәгән Авыргазы районында да бәйрәм киң колач алды. Район Мәдәният сарае күпсанлы кунаклар кабул итте, ә туган ягы үсешенә тоемлы өлеш керткәннәр лаеклы бүләкләрен алды.
Барлык тамашачылар өчен бәйрәм концерты әзерләнде. Сәхнә түрендә район Мәдәният сарае артистлары, үрнәкле бию, вокал коллективлары, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады.
Бу бәйрәм һәрберебезгә туган төягебез белән горурланырга, булганны сакларга һәм кадерләргә, яңа казанышларга омтылырга кирәклеген искәртеп тора.
Фото: Авыргазы районы хакимияте.