Сәүдәдә 75тән артык машина белән килгән җитештерүчеләр катнашты. Быелгы ярминкә ассортимент төрлелеге белән аерылып торды. Бу көнне 13 тоннадан артык яшелчә, 600 үсенте, ярты тоннадан артык бал, 17 тонна ашлык, фураж, 65 тонна черемә һәм кара туфрак, 10 төргәк печән-салам һәм башкалар реализацияләнде.
Авыл хакимиятләре һәм мәгариф учреждениеләренең матур итеп бизәлгән сәүдә нокталары да сатып алучыларны күпләп җәлеп итте.
Бәйрәм рухы һәр тарафта иде. Районның иҗат коллективлары әзерләгән концерт номерлары да күтәренке кәеф тудырды. Республика көне Яңавылда янә бер елга истә калырлык матур, ямьле үтте.
Гөлнара Гыйлемханова.
Яңавыл районы.