Татар сүзен дөньяның төрле кыйтгаларына тараткан, чит ил һәм урыс классик әсәрләрен дә үз туган теле дәрәҗәсендә яңгырата алган халкыбызның асыл улларының берсе, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арсланов (1928-2010) үзе генә дә ни тора!
Ул Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. Булачак артист сәхнәгә юлны мәктәпне тәмамлауга ук тота. Ул башта – Казанда театр училищесын, аннары Мәскәү театр сәнгате институтын тәмамлый. Билгеле, башка күп кенә иҗат әһелләре кебек үк, әдәбиятка мәхәббәт, иҗатка омтылыш аңа гаиләсендә үк салына. Бала вакыттан ук сәхнәдән Тукай, Такташ шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйли, радио тыңларга бик ярата. Татарстан радиосында һәм телевидениесендә – диктор, Камал театрында – актер, филармониядә – артист...
Ә менә Айрат Арслановның татар эстрадасына хәер-фатыйханы мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевтан алуы – чын мәгънәсендә сокланырлык вакыйга! Сәйдәш үзенең юбилей кичәсен алып баруны ул вакытта радиода диктор булып эшләгән, Тукайны һәм башка шагыйрьләрне оста итеп укуы белән таң калдырган егеттән үзе сорый! Әнә шулай бөек Сәйдәш фатыйхасы белән эстрадага аяк баскан якташыбыз 40 елдан артык татар мәдәниятенә хезмәт итә. Мәшһүр артист, зыялы шәхес башкаруындагы күп кенә әсәрләр радио-телевидениенең алтын фондында саклана.
Әдәбият-сәнгать әһелләренә килсәк, районның Канны-Төркәй авылыннан гына да өч кеше: язучы Хәким Гыйләҗев (1923-97), шагыйрә Факыйһа Тугызбаева (1950-2021) һәм актер, режиссер, педагог Габдулла Гыйләҗев (1930-97) Башкортстанның иң югары бүләге – Салават Юлаев исемендәге премиясенә лаек була. Шулай ук Фәния Чанышева (1926-2018), Фәрит Габдерәхимов (1933), Гали Гатауллин (1948) – уңдырышлы Бүздәк туфрагында тәпи атлап киткән шагыйрьләр, язучылар. Ә менә без мәктәп елларында җырлап йөргән, ХХ гасыр урыс җыр классикасына кергән “Партизан гимны”ның (“По долинам и по взгорьям...”) авторы якташыбыз, язучы, Коминтерн хезмәткәре, Мәскәү журналлары мөхәррире, соңрак РСФСР Дәүләт планы рәисе урынбасары һәм рәисе Пётр Парфёнов (1894-1937) дип кем генә белде икән?..
Бүздәклеләр сынлы сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән якташлары – Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлахов (1958), Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, Татарстанның һәм Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әсхәт Диникиев иҗаты белән горурлана. Башкорт балеринасы легендасы, СССРның халык артисты Зәйтүнә Насретдинованың исеме “Дөньяның танылган 100 хатын-кызы” бөтендөнья биографияләр энциклопедиясенә кертелгән. Аның да нәсел тамырлары – әтисе-әнисе районның Богады һәм Каран авыллары кешеләре.
Филүс Каһиров... Өлкән буын җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче бу якташыбыз җыр сәнгате өлкәсендә шактый уңышларга иреште: ике республиканың да мактаулы исемнәрен (Татарстанның – халык, Башкортстанның атказанган артисты) алды, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гран-прие иясе, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты булды.
Музыкантлар: тромбончы, педагог, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәүдә үткән Бөтендөнья Яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты Шамил Низаметдинов (1930-2003), Казан танк училищесы хәрби оркестры концертмейстеры, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының тынлы оркестрын оештыручы һәм дирижеры, Татарстанның халык артисты Марат Кадыйров та (1969) иҗат юлларын Татарстан белән бәйлиләр.
“...М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында якты йолдыз булып балкыган күпьяклы талант иясе, театр һәм кино актеры, Русиянең халык артисты Хөсәен Кудашев (1913-86) катнашкан спектакльләр тамашачылар өчен олы бәйрәм була торган иде, аның сәхнә иҗаты үзе кояш нурларына тулган олы бер дөнья иде. Шушы кояшлы дөньясында аның белән бергә меңләгән тамашачы яшәде”. Әнә шундый сүзләр язып калдырган драматург Нәҗип Асанбаев шәп артист, күркәм шәхес Х. Кудашев хакында. Башкортстанның халык артистлары Зәкия Арсланова (1919-2012), Рушат Мөдәрисов (1974, кызы Алия Мөдәрисова – Камал театры актрисасы), Камал Ихсанова (1910-2001) – татар һәм башкорт театрларын үстерүгә саллы гына өлеш керткән якташларыбыз.
Узган гасырның 70-80нче елларында Уфадагы 5 югары уку йортының ректорлары Бүздәктән чыккан абруйлы фән эшлеклеләре булуы да мәгълүм. Озак еллар (1954-81) БДУны җитәкләгән тарих фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәйхулла Чанбарисовның (1916-96) хәрби осталыгы турында олпат язучыбыз Гомәр Бәширов “Комиссар” дигән китабын бастырып чыгара. Бүздәк җире – Башкорт АССРның тәүге җитәкчеләреннән берсе Муллаян Халиков (1894-1937) һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советының элекке рәисе Хаҗи Габидуллин (1897-1937) кебек күренекле дәүләт эшлеклеләренең дә туган ватаны.
...Мин актер, режиссер, татар-башкорт профессиональ театрына нигез салучылардан Ильясбәк Кудашев-Ашказарскийның (1884-1942) һәм Нури Сакаевның (1885-1927) нәсел җепләре районыбызның данлыклы Шланлыкүл авылы белән бәйле булуы турында азмы-күпме хәбәрдар идем. Ильяс булачак әтисе Батыргәрәй ага һәм әнисе Мәрьям апа тормыш авырлыкларына түзә алмыйча Ырынбурга күчеп килгәч туа. Сәхнә эшчәнлеген 1907 елда Ырынбурда башлый. Аның җитәкчелегендә Русиядә Беренче мөселман драма артистлары труппасы (шул нигездә “Сәйяр” исемендә мәшһүрлек яулаган труппа) оештырыла.
1885 елда Шланлыкүлдә дөньяга килгән Нури (Нуретдин) Сакаев та, туганнан туган абыйсы Ильяс Кудашев шикелле, ике республикада да театр үсешенә зур өлеш кертә. Әтисе үлгәч, булачак актер һәм режиссер Нуриның гаиләсе Ырынбурга күченеп китә. Ул “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый, тимер юл станциясендә һәм приказчик булып та эшли. Якын туганы Ильясбәк үз канаты астына алып, театр дөньясына алып кереп китмәсә, егетнең киләчәк язмышы ничек булып бетәр иде икән?.. Шулай итеп, ул – “Сәйяр”, соңрак Уфада “Нур” труппаларында эшли. 1919-25 елларда татар-башкорт театрының сәнгать җитәкчесе, Башкорт драма театры һәм Башкорт Күчмә театры режиссеры була. 1926 елда ул Татар театрында эшләргә дип Казанга китә. “Хезмәт Батыры” дигән югары дәрәҗәле исемгә лаек була.
Искиткеч таланты белән соңгы сулышына кадәр халыкка, театрга тугрылыклы хезмәт күрсәткән якты сәхнә йолдызы Нури Сакаевның гомере иртә – 42 яшендә өзелә: ул 1927 елның 28 февралендә генераль репетициядән бушап, спектакль уйнарга җыенганда йөрәк параличыннан үлә. Икесенең дә – Ильяс Кудашев-Ашказарскийның да, Нури Сакаевның да – каберләре Казанның Яңа Бистәсе зиратында.
Шунысын да әйтеп үтү кирәктер, аның эшен күпмедер дәрәҗәдә дәвам иттерүче, үстерүче нәселдәшләре – Татарстан телевидениесенең элекке дикторы, Татарстанның атказанган артисты Иркә Сакаеваны (ул эшләгән чорда аңа көндәш булырлык, аның белән ярышырлык дикторлар булмый) һәм талантлы режиссер, журналист Ренат Сакаевны (Г. Камалның “Беренче театр” пьесасы буенча төшерелгән телефильм авторы) бүгенге буын тамашачылар яхшы хәтерлидер.
Районда Кинзикиев, Сакаев, Кодаяров, Сыртланов фамилияле данлыклы якташларыбызның тупланып яшәүләрен дә әйтеп үтмәү язык булыр. Шулардан Сыртлановларга гына аерым тукталып үтик. Инде без телгә алып киткән Шланлыкүл авылыннан аталы-уллы Шәйхәйдәр (1847-1916) һәм Галиәсгар (1875-1912) Сыртлановлар. Шәйхәйдәр – Дәүләт думасының беренче һәм икенче, Галиәсгар өченче чакырылыш депутатлары булып сайланалар. Шәйхәйдәр аганың икенче улы Равил дә (1877-1916) – генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрелгән, сугышларда хәрби батырлыклар күрсәткән өчен Изге Георгий, Изге Анна, Изге Станислав орденнары белән бүләкләнгән хәрби эшлекле. Районның Сыртлан дигән авылы исә – Советлар Союзы Герое Муллаяр Сыртлановны (1923-44) һәм Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Рим Сыртлановны (1908-79) биргән төбәк. 100дән аз гына күбрәк хуҗалыгы булган, бер генә урамлы Шланлыкүл авылыннан чыккан тагын ике олы шәхесне әйтми калдырсак, авылдашлары безне кичермәс. Шуларның берсе Габдуллатыйф Байтирәков (1873-1951) – Русия армиясендә унтер-офицер, Уфа губернасыннан Дәүләт думасының дүртенче чакырылыш депутаты. Габдуллатыйфның фамилиядәше, Казан университетын тәмамлаган медицина хезмәте полковнигы Нурлыгаян Байтирәков (1890-1974) – Башкортстанда беренчеләрдән булып йөрәккә (1935 ел), баш һәм арка миләренә операцияләр ясаган данлыклы табиб һәм җитәкче, РСФСРның атказанган табибы.
...Быел җәй аеның җиләкләр өлгергән ямьле бер көнендә атаклы якташыбыз Нури Сакаевның кендек каны тамган, тәпи атлап киткән, Тукаебыз әйтмешли, “ак күмәч берлән ашарлык саф һавасы”н сулаган, тәмле чишмә суларын эчкән туган авылы урамы буйлап үтәргә, авылны чыккач та башланып киткән яшел болыннарыннан чиләк тутырып җиләк җыеп кайтырга насыйп булды. Авыл район үзәгеннән 7 чакрым ераклыкта, һәрьяклап бик үк куе булмаган урманнар белән уратып алынган гаҗәеп матур урында урнашкан. Авылның бер ягыннан – тимер юл, икенче ягыннан Уфа – Казан юлы үтә. Киләчәктә дә ике тугандаш республика арасында мәдәни-әдәби бәйләнешләр ныгысын, талантлар белән алмашулар дәвам итсен иде. Зирәк халкыбыз да: “Байлык бүлешкәннән арта гына”, – дигән бит.
Әйе, чал тарих туган ягы, туган халкы, туган республикасы хакына гаять зур хезмәтләрен искә алып горурланырлык, олылап хөрмәтләрлек күп кенә данлы исемнәрне саклаган. Бүздәк җире дә – интеллектуаль потенциалга, талантлы ул-кызларына бай төбәк. Районнан 100дән артык фән докторы һәм кандидаты чыккан. Бүздәклеләр якташлары – күренекле фән, мәдәният, сәнгать әһелләре: фән докторлары, профессорлар, бертуган Мидхәт, Рифат һәм Рәшит Мәүлетовлар (Шланлыкүл авылыннан), медицина фәннәре докторлары, профессорлар Мөнәвәрә Мәүлетова (Урзайбаш), республиканың беренче хирургы, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры Имамгали Кадыйров (Картамак), БАССР педиатрлар җәмгыяте җитәкчесе Лира Гатауллина (Таулар), медицина фәннәре докторы, профессор, Вакулев исемендәге, Башкортстан Дәүләт премияләре лауреаты, “Алтын скальпель” иясе, югары квалификацияле хирург Радик Фаязов (Арслан авылыннан), геология-минералогия фәннәре докторы Әхтәм Кинзикиев (Бүздәк), фән докторлары һәм кандидатлары, бертуган Ким, Марат, Альберт һәм Роберт Ямалиевлар (Сәвәдебаш), психология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Рәхимов (Көязетау), Башкортстан нефте чыганакларын табуда башлап йөрүчеләрдән беренче тау инженеры-геолог Гомәр Кинзикиев (Бүздәк), башкорт циркына нигез салучыларның берсе, Башкортстанның халык артисты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Шамил Кинзикиев-Гатауллин (Таулар), 1960-80нче елларда даннары күрше-тирә районнарга да таралган алтын куллы табиблар, “районның шәрәфле шәхесләре” дигән исемгә лаек булган Шамил Кудашев (Иске Бүздәк), Әнис Хәмәдуллин (Түреш), Русиянең иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе, Башкортстанның атказанган табибы, Федераль Җыелышның Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева һәм башка якташлары белән чиксез горурланырга хаклы.
Игътибар иткәнсездер, Бүздәк җирендә туып- үскән, шунда канат ныгыткан асыл затлар турында сөйләгәндә “беренче”, “нигез салучыларның берсе” дигән сүзләр еш кулланылды. Бу да – мактауга лаек күренеш. Шунысы куандыра: бу исемлекне әле шактый дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Кызыксынучылар аларның күбесе хакында 2020 елда урыс телендә 580 битле булып чыккан “Бүздәк энциклопедиясе” дигән фәнни-популяр белешмә китабыннан укый ала.
Тәлгать ХАМАТШИН,
Татарстанның халык артисты.
Бүздәк районы.