+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2024, 16:05

Ярминкәләр гөрли!

Республика көнендә Тәтешле районында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

Ярминкәләр гөрли!Ярминкәләр гөрли!
Ярминкәләр гөрли!

Хуҗалыклар халыкка бай ассортимент тәкьдим итте: алар - көзге яшелчәләр, чәчәкләр, үсентеләр, бал һәм умартачылык, ит һәм балык продукциясе һәм башкалар. Авыл биләмәләре, хуҗалыклар сәүдә нокталарын матур итеп бәйрәмчә бизәгән иде, алар игътибарны ерактан җәлеп итеп торырлык булды.

Халык, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кулай бәягә кышкылыкка сыйфатлы продуктлар, яшелчәләр алды.

Конкурс комиссиясе сәүдә нокталарының бәйрәмгә әзерлеген бәяләде, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Ә район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм авылларның үзешчән иҗат коллективлары әзерләгән концерт номерлары халыкның күңелен күтәрде, бәйрәмне җыр-моң белән бизәде.

Гөлнара Гыйлемханова.
Тәтешле районы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас