+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Октября 2024, 14:55

Укытучының 600 мең сумын урлаганнар

Салаватта телефон мошенниклары, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип танытып, 45 яшьлек укытучы ханымны алдаган.

Укытучының 600 мең сумын урлаганнарУкытучының 600 мең сумын урлаганнар
Укытучының 600 мең сумын урлаганнар
Аңа хезмәт стажында аермалыклары бар, дип хәбәр иткәннәр. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча бүлегендә сөйләделәр.

Билгеле булганча, кабул итүгә язылу сылтавы белән корбанны "Дәүләт хезмәтләре" порталыннан килгән смс-белдерүләрдән код-раслауларны үзләренә хәбәр итәргә күндергәннәр.

"Шалтыратучы язманы раслаган һәм сөйләшү барышында, мошенниклар хатынның счетларыннан акча урларга маташа, дигән. Ул акчаларын саклауда ярдәм тәкъдим иткән, моның өчен акчаны икенче счетка күчерергә кирәк булган. Зыян күрүче уйлап та тормыйча ризалашкан һәм аңа килгән смс-хәбәрләрдән кодларны тегеләргә хәбәр иткән.

Укытучы акча барлыгын тикшерергә карар кылгач, үз исәбеннән 600 мең сум тирәсе сумма алынуын күргән. Хәзер Русия Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 3нче өлеше буенча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас