Исегезгә төшерәбез, Шакша күперен капиталь ремонтлау илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
23 октябрьдән юлүткәргеч буенча транспорт хәрәкәте тулысынча ябылачак. Бу төзелеш-монтаж эшләрен башкару өчен кирәк. Элегрәк чикләүне 20 октябрьдән кертү планлаштырылган иде, әмма техник моментлар датаны өч көнгә күчерүне таләп итте. Шулай итеп, хәрәкәтне туктату һәм эшләр башкару вакыты – 23 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр.
Автомобильчеләргә юлның альтернатив вариантлары тәкъдим ителә: «Урал» М-5 федераль трассасы – Нагаево шоссесы/Ырынбур тракты һәм Көнчыгыш чыгу юлы (түләүле).
23 октябрьдән «Князево» кичүендә елга паромы эшләячәк. Гомум сыйдырышлык – 11 җиңел машина, җәяүле пассажирлар – 77. Эш вакыты - 8:00дән 18:00гә кадәр. Ашыгыч хезмәтләр автомобильләрен (янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр) транспортлау тәүлек буена башкарылачак. Паром кичүенең эш мәсьәләләре турында +7 (347) 244-74-68 номеры буенча шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була.
Уфа чикләрендә 54 шәһәр яны поезды йөриячәк, шуларның 35е Дим – Шакша маршруты буенча.
Эш көннәрендә көндәлек әйләнешкә түбәндәге өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә:
- №6436 Дим – Иглино;
- №6438 Дим – Шакша;
- №6437 Шакша – Дим.
Муниципаль автобус маршрутларының эше дә үзгәртелде. Шакша күпере ябылган вакытта Шакша станциясендәге электричкаларга пассажирларны 35К, 221, 225 санлы маршрут автобуслары белән ташу оештырыла.
35К маршруты "Шакша" станциясе тукталышыннан "Уфа металл һәм пластмасса эшләнмәләре заводы" тукталышына кадәр барачак.
221 һәм 225нче маршрутлар «Шакша «станциясе» тукталышыннан «Уфа металл һәм пластмасса эшләнмәләре заводы» тукталышына кадәр Перспектив урам буйлап уза.
Шәһәр хезмәтләре уфалыларны һәм шәһәр кунакларын хәлгә аңлап карауларын һәм үз сәфәрләре маршрутларын алдан планлаштыруларын сорый. Бу вакытлы уңайсызлыклардан башка ремонт эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгу мөмкин түгел.
Фото: gorodufa.ru