+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2024, 17:50

“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”

Бар гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Әфкать Нигъмәтуллин шундый фикердә.

“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”
“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”
Кырмыскалы районында Әфкать абыйны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Абруйлы шәхесләрнең берсе ул – Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе, Шәйморатов авылының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе, имам-хатыйп. Туры сүзле, гадел, кешелекле, ярдәмчел һәм гади булуы белән якташларының хөрмәтен яулаган шәхес. Гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кеше. Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләүче хезмәт ветераны, шөкер, бүген дә хәрәкәттә, авыл һәм район тормышында актив катнашып яши. Аның кебек кешеләр – авыл, район горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык үрнәге.

Эшсөярлек яшьтән килә

Әйе, бүген туксан яшьне узганнарның язмышы Бөек Ватан сугышы һәм ул китергән күптөрле авырлыклар, фаҗигаләр белән үрелгән. Әгәр син сугыш чоры баласы икән, димәк, барлык авырлыкларны, ятимлек ачысын татып, үзеңдә шуларны җиңеп чыгарлык көч тапкан, тормышка мөкиббән кешесең дигән сүз. Әфкать абый дә шундыйлар исәбендә. Кечкенәдән эшкә җигелеп үскән егетне тормыш юлында очраган авырлыклар куркытмый, ә, киресенчә, аны сынауларга бирешмәскә өйрәтә, тырыш хезмәт белән генә бу тормышта үз урыныңны табу мөмкин булуына инандыра. Бүген узган гомер юлына күз салып, Әфкать Мәүлинбирде улы гомер заяга узмаган, дип ышанычлы әйтә ала. Халык арасында зур абруе да шул турыда сөйли.
Тумышы белән ул Гафури районының Каварды авылыннан. Яланаяклы балачагы шул урман-таулы якларда үткән. Әтисенең армиягә киткәнен начар хәтерләсә дә, ул вакытта малайга 5 яшь тә тулмаган була, сеңлесе Альфира белән әнисенең итәгенә ябышып, әтисен озаткан минутлар күңеленнән җуелмый. Әтисе тиздән хезмәтен тутырып кайтам дигәндә генә сугыш башлана һәм ул тәүгеләрдән булып илебез азатлыгы өчен көрәшкә китә. Шул ук елны җиде яшьлек малай мәктәпкә укырга төшә. Үткерлеге, тырышлыгы белән аерылып торса да, укуын дәвам итә алмый. Тормышлары авырайгач, әнисе аларны үзенең туган авылы Үзбәккә алып кайта. Анда да кочак җәеп көтеп тормыйлар. Кечкенә Әфкать әнисе белән бәләкәй чана тартып урманга утынга йөрүләрен әле дә оныта алмый. Бер чанасы – үзләренә булса, икенчесе – кешегә. Ничектер тамак туйдырырга кирәк бит... Кышкы салкын бураннарда да Әфкать кемгә утын кисә, кемгә башка эшләрдә булыша. Билдән кар ярып, урман юлын таптауларын ничек онытсын инде! Менә кайдан килә ул утын, ут, гомумән, тормыш кадере.
... Балалар туган йортын сагына. Күпмедер вакыт яшәгәннән соң үз авылларына кайтырга карар итәләр. Тәрәзәләре кадакланган, салкын йорт каршы ала аларны. Ярый күршеләре ярдәмгә килә. Бераздан авырлыклар аша булса да, Әфкатькә укуын дәвам итү мөмкинлеге туа. Җәй җитү белән тормыш та бераз җиңеләя төшә. Ә көннәрнең берсендә фронттан яраланган әтиләре кайтып төшә. Аягына пуля тиеп, озак кына Казан шәһәрендә госпитальдә дәваланган Мәүлинбирдене ныклап аякка бастырыр өчен берничә айга авылга кайтаралар. Урак вакыты. Беркем дә эшсез тормый. Ике көн дә ял итә алмый, чатанлап булса да колхозга эшкә чыга ул. Повестка килү белән янә фронтка китә, әмма шул китүдән балалары, Зәлифәсе янына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Кече кызы Сараның тууы турында да белми кала. Күп тә үтми, аның һәлак булуы хакында кайгылы хәбәр килә.
– Авырлыкларга ничек түзгәнбездер? Ачлыктан шешенеп, аяклар чалбарга сыймый. Күршедәге Евдокия апа безне кызганып ашаткалый иде. Хәлебезнең бик авыр икәнен күреп, бер көнне аш ашарга чакырды. Сара сеңлемне күтәрдем дә, ике өй аша гына яшәгән күршемә кереп киттем. Алабутадан пешергән аш бик тәмле тоелды. “Җитте, җитте, күп ярамый”, дисә дә, ике генә яшьлек сеңлем аңламаган, күрәсең, – дип ачынып искә ала ул вакыйганы ветеран, чөнки кайтканда Сара сеңлесе аның кулында җан бирә.
Биш-алты яшьләрендә үк эшкә җигелә малай. Келәтләр, тегермән, ындыр табагы урнашкан биләмәнең капкасын ачып-ябып тора. Хезмәт хакы да бара: ике көнгә – бер таяк. Тырышлыгын күргән колхоз рәисе дә ачлыктан интеккән гаиләгә ярдәм йөзеннән малайга ярты чиләк бәрәңге алырга рөхсәт бирә. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, кайтып чиләген ала да, бәрәңгегә китә. Инде тамак туяр дигән уйлар белән кайтып барганда, юлына ревизия комиссиясе рәисе килеп чыга һәм кечкенә Әфкатьне бәрәңге урлауда гаепли башлый. “Кәгазьдә ярты чиләк диелгән, ә син тутырып алгансың”, – дип малайны колхоз идарәсенә алып китә. “Карагыз, бәрәңге туң, баткакка каткан бит, чистартсаң, ярты чиләк тә калмый”, – дип аңлаткач кына кайтарып җибәрәләр.
Әнисе дә авырып тора, шуңа мәктәптә уку белән беррәттән гаиләне карау да Әфкать иңнәренә ята. Күрше Сәетбаба авылына йөреп укый. Кайтышлый урманда агач әзерли. Җайлап, армиягә киткәнче йортны тәртипкә китерә. Өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, белемен дәвам итү теләге белән яна. Әмма колхоз рәисе аны эшкә чакыра. Урак вакытында комбайнчы булып эшләгәннән соң, җитәкче аңа ферма мөдире вазыйфасын тәкъдим итә. Бераз куркытса да, ничек инде җитәкченең сүзен кире кагасың?! Җитмәсә, курсларга укырга җибәрергә дә вәгъдә бирә колхоз рәисе. Авыр хәлгә калган сөтчелек фермасын кабул итеп ала егет. Иң тәүдә ничә еллар буе ремонт күрмәгән бинаны төзекләндерергә кирәк була. Җитәкче шунда егетнең тырыш, булдыклы икәнлеген күреп, бу вазыйфага тәгаенләвенә сөенеп бетә алмый. Яшь егетнең барлык вакыты эштә үтә, шулкадәр чәмләнеп тотынгач, эшләр дә яхшы бара. Ферма яңара, эшчеләргә ял итү өчен кызыл почмак барлыкка килә, савым күрсәткече дә арта. Колхоз рәисе дә сүзендә тора, Әфкать Нигъмәтуллинны Талбазыга озайлы курсларга укырга җибәрә. Укуын тәмамлап кайту белән бригадирлык эшенә тәгаенлиләр. Агроном булып та эшли, колхозда партия оешмасы төзи һәм аның секретаре итеп тәгаенләнә, авыл Советы депутаты итеп сайлана. Гомумән, нинди генә эшкә тотынмасын, аны зур җаваплылык, намус белән башкара. Шуңа 26 яшендә колхоз рәисе вазыйфасына үрләтелүенә дә гаҗәпләнәсе түгел.
Ярты еллык, соңыннан бер еллык курсларда укып, байтак һөнәрләр үзләштерә. Читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Гаиләсе өчен сөенеп бетә алмый: өч кызы үсеп килә. Эшләре дә көйле бара, халык җитәкчене хөрмәт итә. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый икән шул. “Бәла аяк астында”, дип халык юкка гына әйтмәгәндер. Әфкатьне дә тормыш нык сыный. Бәрәңге утырткан вакытта тормыш иптәше Нәрисә трактор астына эләгеп, фаҗигале вафат була. Берсеннән-берсе кечерәк өч кызы белән ялгыз торып кала Әфкать.

Балалары – горурлыгы да, таянычы да!

Тормышындагы шундый авыр чорда Әфкать Мәүлинбирде улы гомер юлында Чишмә районының Слак авылында туып-үскән Рима Хәйбрахман кызын очрата. Аның – ике, үзенең өч баласын пар канат астында какмый-сукмый, җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстерәләр. Рима апаның да барлык гомере хезмәттә үтә. Һөнәре буенча ул – пешекче. Шәйморатов авылына килеп төпләнгәч тә, хаклы ялга чыкканчы, мәктәп ашханәсендә эшли. Бик сабыр, тыныч, ачык йөзле кеше ул Рима апа. Үзләрендә булган шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек күркәм сыйфатларны Нигъмәтуллиннар балаларында да тәрбияли алган. Бүген алар – әти-әниләренең ныклы терәге, таянычы һәм горурлыгы. Кызлары Лилия – югары категорияле табиб-кардиолог, Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендәге 43нче поликлиникада кардиолог булып эшли, Башкортстан Республикасы Сәламәт­лек саклау министрлыгының Кардиология буенча аккредитация комиссиясе рәисе. Хәмдия – Башкортстан Республикасы буенча Роспо­т­реб­надзорның Күмертау территориаль бүлегендә әйдәүче белгеч-эксперт, Башкортстанның атказанган табибы. Роза – хаклы ялга чыкканчы “Башкирэнерго”да җаваплы вазыйфада эшләде. Кызганычка каршы, бала кайгысы да Нигъмәтуллиннарны урап узмады – бер улларының һәм бер кызларының гомере фаҗигале рәвештә бик иртә өзелде. Бу яра бүген дә төзәлми. Ләкин ветераннарга көндәлек эш, бер-берсе турында даими кайгырту, балаларының, онык һәм туруннарының кадер-хөрмәте алга таба атларга яшәү көче бирә.

Гомер иткән җир якын

Биш дистә елга якын ул Кырмыскалы районында. Ерак 1977 елда “Урал” колхозына участок начальнигы булып эшкә урнаша. Анда аны ихлас кабул итәләр. Кыска гына вакыт эчендә ул монда да үзен яхшы яктан күрсәтеп өлгерә. Биредә ун елга якын эшләгәннән соң, Әфкать Мәүлинбирде улын Шәйморатов исемендәге колхозга чакыралар. Күпмедер вакыттан соң аны бу зур хуҗалыкның рәисе итеп тәгаенлиләр. Ул биредә дә абруйлы, үз кеше булып китә. Хуҗалык күрсәткечләрен арттыру, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшы якка үзгәртү, шул исәптән авылга газ кертү өчен дә күп көч сала. Байтак еллар дәвамында район Советы депутаты була.
Хаклы ялга чыккач та актив тормыш алып бара. Дин юлына баса, гарәп телен, Коръән аятьләрен өйрәнә, махсус дини уку йортында белем ала. Халык аны зурлап, үзе күпме көч салып төзеткән “Галимҗан һәм Гатия“ мәчетенең имам-хатыйбы итеп тәгаенли. Чирек гасыр дәвамында Әфкать хәзрәт бакыйлыкка күчкән авылдашларын соңгы юлга озата, яшь парларга никах укый, яңа туган сабыйларга исем куша. Бүген дә аны зур ихтирам белән башка авылларга Коръән мәҗлесләренә чакыралар. Шәйморатов авылы мәчетендә дә балалары, авылдашлары ярдәме белән дини бәйрәмнәрне һәрвакыт зурлап уздыра. Иман йортын төзекләндерү эшләрендә дә башлап йөрүче ул. Күз явын алып торган “Галимҗан һәм Гатия” мәчетенең ишекләре һәрвакыт ачык. Район кулланучылар җәм­гыятенең мактаулы пайчысы да әле ул. Без аралашкан арада телефон шалтырады. Әф­кать Мәүлинбирде улын оешманың чираттагы җыелышына чакырдылар.
Шул ук вакытта дистә елдан артык башлангыч ветераннар оешмасына җитәкчелек итә, барлык җәмәгать эшләрендә катнаша. Мондагы байтак чараларга, төзекләндерү эшләренә башлангыч бирүче дә ул. Очрашулар, чаралар оештырудан тыш, кирәк икән, сәхнәгә күтәрелеп җыр да башкара. Күңеле тулганда туган шигырьләрен дә кәгазь битләренә терки бара.
Олы яшьтә булса да, абзар тулы сарык асрый, зур бакча үстерә Әфкать абый. Атна саен балалары, оныклары кайтып ярдәм­ләшәләр. Кызганычка каршы, Рима апаның гына сәламәтлеге какшаган. Бүген ул Әфкать абыйның һәм балаларының хәстәре, игътибары һәм күңел җылысы белән уратып алынган. Шулай бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, һәр туган көнгә шатланып яши бүген Нигъмәтуллиннар.
Гомумән, изгелек кылу, ярдәм итү кебек төшенчәләр Әфкать Нигъмәтуллинның тормыш девизына әверелгән. Авырлыклар да аны куркытмый, чөнки ул тормышны өзелеп ярата!
Түбәндә гәзит укучылар игътибарына Әфкать Нигъмәтуллинның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”
“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”
“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”
“Тормышны яратсаң, авырлыкларга бирешмисең”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас