+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 10:01

"Судьяга ачу тотмыйм..."

Уфада педофилны үтергән Владимир Санкин иреккә чыккан.

"Судьяга ачу тотмыйм..."
"Судьяга ачу тотмыйм..."

"Честный Репортаж" телеграмма-каналы журналистларына адвокат Искәндәр Кәбиров хәбәр иткәнчә, Санкин срокның 2/3 өлешен, ә нәкъ менә 6 елның 4 елын утырып чыккан. Аны 13нче холык төзәтү колониясеннән яхшы тәртибе өчен шартлы-вакытыннан алда азат иткәннәр.

Журналист белән әңгәмәдә Владимир аңа хөкем чыгарган судьяга ачу тотмавын әйтте һәм аны хуплаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга 2020 елның 30 гыйнварында була. Владимир Санкин кич белән өенә кайтып барганда, урамда аның янына яшүсмер йөгереп килә һәм ярдәм сорый. Янәсе, аның дустын бер кеше көчләргә тели һәм аңа балта белән яный. Санкин фатирга ташлана, ярымшәрә ирне урамга алып чыга һәм аны штакетник белән кыйный. Соңрак бу ир ашыгыч ярдәм машинасында үлә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: