+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 10:07

Юл эшчесенең гомере өзелде

Фаҗигагә исерек хатын-кыз водитель сәбәпче...

Юл эшчесенең гомере өзелде
Юл эшчесенең гомере өзелде

Русия Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгаткан. “Киа Спектр” руле артында Чиләбе өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз 49 яшьлек юл эшчесен бәрдергән, машина кюветка төшеп киткән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, җәяүле автомобильнең салонына очып кергән. Алынган җәрәхәтләрдән ул вакыйга урынында һәлак булган. Медицина тикшерүе ачыклаганча, хатын-кыз сулаган һавада 0,857 промилле алкоголь булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз шулкадәр исерек булган ки, бәрелешүдән соң тормозга да басмаган. Һәлак булучы киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар да булган, югыйсә. Бәрелешү вакытында ул юл кырыенда булган, анда юл эшләре башкарылу турында юл билгесе куелган була.
Гаепле хатын-кызга 5 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җаваплылык яный. Аны тоткарлаганнар. Аның иреген чикләү чарасы сайланачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Күптән түгел төнге сәгать беренчедә Чишмә бистәсенең Революцион урамында 65 яшьлек машина йөртүче “Датсун” автомобиле руле артында юлны аркылы чыгып баручы 70 яшьлек җәяүлене бәрдергән.

Көчле бәрелү нәтиҗәсендә пенсионер алган җәрәхәтләрдән үлгән, дип хәбәр иттеләр төбәк дәүләт автоинспекциясендә.
Магнитогорск – Белорет – Стәрлетамак трассасында автомобильгә ут капкан. Бу хәл Белорет шәһәре һәм Абзак авылы арасында булган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, печән рулоннарын ташучы “Мерседес” йөк автомобиле яна башлаган. Вакыйга урынына коткаручылар килгән һәм күмәк көч белән янгынны сүндергәннәр.

Башкортстанда агымдагы ел башыннан мототранспорт йөртүче балалар катнашлыгында 48 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда бер бала һәлак булган һәм 48е җәрәхәтләр алган.Дәүләт автоинспекциясе даими нигездә профилактик рейдлар, әңгәмәләр үткәрә, ләкин, кызганычка каршы, мәгълүмат барлык өлкәннәргә дә барып җитми, һәм алар үз балаларына шәхси мобильлек чаралары сатып алуын дәвам итә. Шуны онытмагыз: юл һәлакәте очрагында үз балалары өчен закон алдында ата-аналар һәм башка законлы вәкилләр җавап бирә.
Игътибар! Якын киләчәктә баласының юлдагы хәвефсезлеген кайгыртмаучы ата-аналарга җаваплылык тагы да катгыйланачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: