+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 октябрь 2024, 03:50

Балага ташланган азгынны ни көтә?

Екатеринбургта Урта Азиядән бер егет Башкортстаннан булган 13 яшьлек кызны көчләгән.

Балага ташланган азгынны ни көтә?Балага ташланган азгынны ни көтә?
Балага ташланган азгынны ни көтә?

Екатеринбургта 18 яшьлек Шермухад Г. исерткеч эчемлекләр эчкән өчен ПДНда исәптә торучы 13 яшьлек мәктәп укучысын көчләүдә шикләнелә.

Инцидент 2 октябрьдә кич белән Июль урамындагы фатирда була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Шермухад кызга ташлана һәм көчли. Аңа каршы җинаять эше кузгатылган, егет тоткарланган. Тиздән суд аның иреген чикләү чарасы билгеләячәк. Свердловск Тикшерү комитетында теманы шәрехләмиләр.

Кыз җиденче сыйныфта укый. Ул тумышы белән Башкортстаннан. Аның әнисе Екатеринбург кибетләренең берсендә фасовщик булып эшли. Шермухад Русиядә законлы рәвештә теркәлгән. Әти-әнисе белән яши, беркайда да эшләми дә, укымый да.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас