+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 октябрь 2024, 14:50

Миллионга якын акчасын югалта язган

Уфада Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының финанс белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре Ольга Лебедева пенсионерканы мошенниклардан коткарган.

Миллионга якын акчасын югалта язганМиллионга якын акчасын югалта язган
Миллионга якын акчасын югалта язган
68 яшьлек ханым бөтенләй беркатлы булмаган һәм хәзер аферистларның күп булуын белгән, әмма, шуңа да карамастан, аларның хәйләләренә чак кына эләкми калган.

Эчке хезмәт капитаны эре сәүдә үзәгендә дежур торган чакта кәефе киткән бер хатынны күреп алган. Сорауга җавап итеп, пенсионер иртән аңа, янәсе, поликлиникадан шалтыратып, флюорографиягә чакырулары турында сөйләгән.

Хезмәткә язылу өчен пенсионер страховка таныклыгының номерын әйтергә тиеш була. Ул номерны әйтә, тик бер хата белән. Әңгәмәдәш дөрес булмаган санны табып, бу тикшерүне узган. Шуңа да карамастан, хатын-кыз барыбер мошенниклыкта шикләнүен әйтә һәм сөйләшү бүленә. Ханым поликлиникага шалтыраткан һәм беркемнең дә аның белән бәйләнешкә кермәвен ачыклаган.

Ләкин бу вакыйга моның белән генә тәмамланмаган — корбанга һөҗүм итүне дәвам иткәннәр һәм бу юлы "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинетын ватып керүләре белән куркытканнар, аңа аның исеменнән ниндидер билгесез гражданга төзелгән «ышанычнамә» җибәргәннәр. Шул рәвешле, алар хатынның үз акчалары өчен борчыла башлавына һәм акча алырга банкка йөгерүенә ирешкән.

Бәхеткә каршы, ул аларны шунда ук хәвефсез счетка җибәрми, барыбер шикләнә. Шул вакытта аның янына полиция хезмәткәре килә, ул аның шикләрен раслый. Шуның аркасында хатын-кыз үзенең 850 мең сум күләмендәге тупланмаларын саклап калган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас