+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 октябрь 2024, 11:45

Әтиләр көнен файдалы үткәрделәр

Асылыкүл - республиканың иң зур күле. Ләкин ул еллар узган саен саегая. Моны аның янындагы урманны кисү белән бәйлиләр. Биредә ял итүчеләр дә, үзләреннән соң тау-тау чүп-чар калдырып, үз "өлешен" кертә.

Әтиләр көнен файдалы үткәрделәрӘтиләр көнен файдалы үткәрделәр
Әтиләр көнен файдалы үткәрделәр
Әтиләр көне алдыннан Дәүләкән районының Асылыкүл буена 50 әти, уллары белән җыелып, изге эш башкардылар — 200 нарат утырттылар.
Эшләр тәмамлангач, күлне туендыручы чишмәне чүп-чардан һәм пычрактан чистарттылар.

- Бер урында дымлы туфракны күреп һәм анда тагын бер чишмә булырга мөмкин дип уйлап, шушы урынны казый башладык һәм үзебез ясаган канау буйлап ага башлаган чишмә юлына тап булдык. Бу чишмәне без "Ирләр чишмәсе" дип атадык, - ди Дәүләт думасы депутаты, "Башкортстанның ирләр советы" оешмасы рәисе Зариф Байгускаров.

Депутат экология мәсьәләләрен законнар чыгару дәрҗәсендә дә, турыдан-туры урыннарда да хәл итә. Мәсәлән, язын Талкас күле буенда шундый өмә үткәрде.

Яшь буын мөһим бурыч алды: табигатьне сакларга! Әтиләр белән уллары табигать турында хәстәрлек күргәндә территорияне чистартып кына калмыйлар, үзара ныклы элемтә дә булдыралар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас