Мофазаловлар, Имаевлар, Фәрхетдиновлар...
Ныклы гаилә – җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм нәтиҗәле үсеше өчен төп нигез ул. Мондый үрнәкле гаиләләр Благовар районының һәр авылында бар. Бу җәһәттән Таң авылында гомер кичерүче Мофазаловлар гаиләсен үрнәк итеп китерү бик тә урынлы булыр. Радик Шәрифулла улы озак еллар буена элекке “Правда” колхозында агроном вазыйфасын башкарды, туган авылында җитәкче вазыйфалар биләде, соңгы чорда авылның ветераннар Советы рәисе булды. Хатыны Венера Миңнегали кызы – мәктәп укытучысы, биология фәненнән укытып, лаеклы ялга чыкты.
Мофазаловлар гаиләсе 58 ел дәвамында татулыкта бәхетле тормыш кичерә, алар өч бала тәрбияләп үстерде. Кызганычка каршы, кызлары Эльвираның гына гомере кыска булды, ә уллары Ранис хәзерге вакытта – Саратов шәһәрендә, Азат Языковода яши. Ата-ана өчен бигрәк тә шунысы куанычлы – балалары тормышта үз урыннарын табып, гаиләләр корды, җитеш тормышта әти-әниләрен кадерле оныклар белән шатландыра. Әйткәндәй, Таңның Мофазаловлар гаиләсе хәзерге чорда районда иң өлкәннәрдән санала. 2020 елда аларга төбәктә беренчеләрдән булып “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Яңыш авылының үрнәкле гаиләләренең берсе Әнисә һәм Флид Имаевлар быелгы ямьле көздә истәлекле бәйрәмнәрен – “Алтын туйларын” үткәрде. Аларның тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулды. Әнисә ханым бу төбәктә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак киң билгеле, барлык авыл халкы диярлек – аның укучылары. Моннан тыш, ул шагыйрә сыйфатында да танылу алды – аның сүзләренә җырлар язылган, шигырьләр китабын да нәшер итте. Флид ага исә “Башкирия” һәм “Алга” колхозларында инженер, баш белгеч вазыйфаларын башкарып, хезмәттә фидакарьлек күрсәткән өчен абруйлы дәүләт бүләгенә – Халыклар дуслыгы орденына лаек булды. Бу гаиләнең авылдашлары хөрмәтен яулавы табигый. Имаевлар дүрт кыз тәрбияләп, аларны башлы-күзле итеп, хәзер оныклар куанычына төренеп дөнья кичерә.
Район үзәге Языково авылында гына түгел, тоташ районда игелекле гамәлләре, матур тормыш үрнәге белән Фәрхетдиновлар гаиләсе дә яхшы билгеле. Ни аяныч, дәрәҗәле вазыйфаларда эшләгән гаилә башлыгы Хәмит Ибраһим улы җитмешкә дә җитмичә, дөнья куйды. Җәмәгате Венера Батыр кызы (Асаева) гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлап, бу өлкәдә, тоташ алганда, 57 ел хезмәт салды, “РСФСРның атказанган табибы” исеменә лаек булды. Гаиләдә ике кыз үсте: өлкәне Гүзәл педагог һөнәрен сайласа, Гөлчәчәк әнисе юлыннан кит-те – Языково дәваханәсендә эшли. Әйткәндәй, аның җәмәгате Айдар да биредә хезмәт сала – ул Ашыгыч ярдәм бүлеге шоферы. Фәрхетдинов-Асаевлар гаиләсе иҗади юнәлештә дә танылу алды. Хәмит Ибраһим улы, мәсәлән, оста баянчы иде, җырлар да язды. Венера Батыр кызы әдәби иҗатта киң билгелелек казанды, 9 шигырьләр җыентыгы авторы ул.
Дәүләт ярдәменнән ташламый
Төбәк халкының хөрмәтен яулаган гаиләләр арасында яшьләрнең дә шактый күп булуы аларга карата ихтирамны тагы да арттыра. 2002 елда, ягъни, 22 ел элек тормыш корган Агарды авылыннан Альбина һәм Ирек Насретдиновлар гаиләсе, күпбалалы булуы белән дә аерылып тора. Бергә дөнья көтә башлаганда алар ишле гаилә, янә дә зур һәм иркен йорт тергезү турында хыяллана. Максатларына ирешүдә, әлбәттә, үзләре дә шактый тырышлык сала, бер-бер артлы дигәндәй, биш балалары – өч кыз һәм ике малай туа. Алга китеп, шуны да әйтеп үтик: әлеге батырлык өчен Альбина Фирдәвис кызы “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.
Ярдәмгә мохтаҗ күпбалалы яшь гаилә буларак,
Насретдиновларга шәхси торак йорт төзү өчен 2014 елда дәүләт сертификаты бирелә. Яңа йортка күчкәч исә алар тәрбиягә балалар йортыннан тәүдә бер кыз, аннары бер малай алалар. Җиде балалы Насретдиновлар гаиләсе хәзерге вакытта бала-чага тавышы белән бәхет иңгән киң һәм күркәм ихаталы йортта гомер кичерә.
Хәзерге вакытта Таң авылында яшәүче Илмира һәм Илнур Таштимеровлар – авыр хәлдә калган күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме алучыларның берсе. 2011 елда бу гаилә бәлага тарый – янгын чыгып, йортлары яна, кечкенә балалары белән гаилә, чын мәгънәсендә, урамда кала.
Вакытлыча торырга почмак табыла, әлбәттә – ярдәмгә туганнары һәм күршеләре килә. Таштимеровлар Благовар районы хакимиятендә махсус исәпкә алына, торак шартларын яхшыртуга дәүләт программасында катнашучылар исемлегенә кертелеп, чиратка куела.
2015 елда исә хыяллар тормышка аша башлый – гаиләгә “Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” дәүләт программасына ярашлы, торак йорт төзү өчен субсидия бирелә. Бу вакытта инде гаилә өченче бала белән дә тулылана. Дәүләт ярдәмен һәм, моңа өстәп, “Ана капиталы” акчасын кулланып, авыл биләмәсе үзәге – Таң авылында зур йорт салып керә Таштимеровлар. Урамның күрке булып, ерактан балкып тора ул – ихата төзек, абзар-кура ныклы, бакчалары җимешле. Бер сүз белән, дәүләт ярдәменең нәтиҗәсе күренеп тора. Әйткәндәй, нәкъ менә шундый гаиләләр илнең терәге саналырга хаклы да. Гаилә башлыгы Илнур шофер булып эшли, ишле балалар анасы Илми-ра – Таң авыл мәдәният йорты хезмәткәре.
Язмыш сынавын җиңеп
Первомайский элегрәк рәсми рәвештә нефтьчеләр поселогы атамасы белән йөрде, чөнки биредә Русия күләмендә билгеле нефть продуктлары кудырылучы “ЛПДС” һәм “ППС” станцияләре урнашкан. Хәзер инде торак пункт авыл статусы алып, Первомайский биләмәсе үзәге санала. Монда яшәүче Галина һәм Ирек Латыйповларның “ЛДПС” нефть кудыру оешмасына турыдан-туры катнашы бар, элегрәк алар биредә эшләгәннәр. 1991 елның кышында гаилә тормышында тирән эз калдырган тетрәндергеч вакыйга була. Нефть трассасында эш барышында электромонтер Ирек Латыйповны югары вольтлы электр тогы суга.
Ике кулының да сөяк буыннары зарарланса да, бәхеткә, аны табиблар коткарып кала, әмма шактый озак дәвалану үтәргә туры килә, хезмәтен калдырырга да мәҗбүр була. Фаҗигадән соң 23 ел үткән, беренче төркем инвалиды язмыш сынавын җиңеп һәм яңа чынбарлыкка яраклашып, бүген тулыканлы тормыш алып бара.
Первомайский авылы халкы, атап әйткәндә, Латыйповлар гаиләсен яхшы белүчеләр монда, беренче чиратта, Галина Васильевнаның тырышлыгын билгели. Ирне ир иткән дә, җир иткән дә – хатын, диләр бит. Алар 1982 елда гаилә кора. Галина Горобец (кыз фамилиясе) БашЦИК исемендәге совхозның Үзәк бүлекчәсендә агроном булып эшләгәннән соң, Первомайскийга күченә, “ЛДПС” станциясенә урнаша, биредәге балалар бакчасында, мәдәният хезмәткәре булып хезмәт сала. Җәмәгате бәлагә тарыгач, вакытыннан алда эшеннән китеп, тормышын гаиләсенә, ягъни иренә багышлый. Тәрбия кылуга, әлбәттә, кызлары Светлана да җәлеп ителә. Менә шул рәвешле, гаиләсенең хәстәрлеге, җылы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә үзаллы тормышка кайта Ирек Халит улы. Ирекнең нәсел җепләре Бүздәк тарафларына барып тоташа, әти-әнисе нефтьчеләр поселогын төзүдә катнашканнар.
Алтмыш яшьтән узган Ирек җаен табып машинада да йөри, техникага әвәс булгач, фатирында әллә нинди җайланмалар корган, компьютер белән дус. Шулай итеп, тату гаилә авыр тормыш сынавын бергә җиңгән!
Дүрт уллы Якуповлар
Районның мәдәни тормышында күренекле урын тотуы белән бу гаилә яхшы билгеле, чөнки Альберт белән Гөлнара икесе дә бик тә сәләтле яшь иҗатчылар. Альберт, мәсәлән, композитор һәм музыкант буларак зур уңыш казанды, Гөлнараның таланты исә җырчы сыйфатында ачылды.
Моннан тыш, төбәкнең иң яшь гаиләләренең берсе буларак, Гөлнара һәм Альберт Якуповлар дүрт бала – дүрт ул да тәрбияләп үстерә. Быел алар “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсының республика этабын үтеп, федераль дәрәҗәгә чыкты. Билгеле булуынча, Бөтенрусия конкурсына илнең барлык төбәкләреннән 388 катнашучыдан гаризалар кабул ителде. Биш юнәлештә оештырылган абруйлы бәйгедә “Авыл гаиләсе” номинациясендә Якуповлар мәртәбәле җиңү яулады. Конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы озакламый Мәскәүдә узачак.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фотолар гаиләләрнең шәхси архивыннан алынды.