+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь , 09:15

Мәгълүматны секунд эчендә алып була

Башкортстан күчемсез милек белән килешүләр күләме буенча ТОП-3 төбәккә керде.

Мәгълүматны секунд эчендә алып була
Мәгълүматны секунд эчендә алып була

Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанда 890 мең күчемсез милек һәм күчемсез милеккә хокук белән килешү теркәлгән, шул исәптән - хокукларны туктату һәм чикләү. Күчемсез милек белән килешү күләме буенча төбәк Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң өченче урынны алды. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча республика әлеге рейтингта дүртенче урында торды. Бу хакта "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец матбугат конференциясе барышында сөйләде.

Петр Клец ведомство тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр срокларының кыскаруына игътибар итте. Әйтик, 9 ай нәтиҗәсе буенча Башкортстанда санлаштыру нәтиҗәсендә кадастр исәбенең һәм теркәлүнең уртача срогы көн ярымнан артмый.

Электрон ипотека һәм төзелештә өлешләтә катнашу килешүләре тәүлек эчендә теркәлә. ЕГРНнан электрон форматта мәгълүмат бирү берничә минут вакыт ала, ә "Дәүләт хезмәтләре" порталында бушлай экспресс-язманы милекче секунд эчендә алырга мөмкин. Экспертиза үткәргәндә барлык кирәкле документларны "Росреестр" ведомствоара каналлар буенча оператив рәвештә соратып ала.

Киләсе ел башыннан Башкортстан халкы пространство мәгълүматлары һәм белешмәләре белән бәйле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алганда «Пространство мәгълүматлары дәүләт системасы» (НСПД) бердәм санлы платформасын куллана алачак.

- НСПД төрле ведомстволардан һәм төбәк платформаларыннан җир һәм күчемсез милек турындагы барлык мәгълүматларны берләштерүче бердәм ресурс булачак. Анда мәгълүмати өлеш һәм картографик нигез бар. Агымдагы ел ахырына, "Росреестр" планнары буенча, системага төрле төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан, якынча 60 система интеграцияләнергә тиеш, - дип аңлатты Петр Клец.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: