+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь , 09:49

Сеңлесенең җанын кыйган өчен җавап бирәчәк

Бер ел элек 21 яшьлек егетнең үги сеңлесен мәсхәрәләп үтерүе турындагы хәбәр республика халкының һушын алган иде. Инде суд көне җитә.

Сеңлесенең җанын кыйган өчен җавап бирәчәк
Сеңлесенең җанын кыйган өчен җавап бирәчәк

Ул коточкыч вакыйга булган көнне өйдә наркотиклар тәэсирендә булган егет ванна бүлмәсеннән чыккан 14 яшьлек кызга ташланган. Тәүдә ул сеңлесен скакалка белән буган, ә һушын югалткач, әмма әле исән булганда, көчләгән, ахырда янә үтергәнлеген аңлаганчы буаган.

Егет сеңлесенең мәетен өйдә яшергән. Соңыннан аның телефоныннан әнисе белән аралашкан. Кич белән мәрхүмәнең гәүдәсен әнисенең машинасы багажнигына чыгарып салган. Җинаяте эзләрен яшерер өчен ул озак кына шәһәр буйлап машинада йөргән. Әмма яшерер җир тапмаган. Машинада үзе яшәгән подъезд янына килеп туктаган да качкан. Икенче көнне полицейскийлар Сергей П.ны күпкатлы йортларның берсенең түбәсендә тапкан. Кулга алып, тикшерү изоляторына озатканнар. Әлеге вакытта тикшерү материаллары судка озатылган.

“Аның психик тайпылышлары бар, ләкин ул үз гамәлләрен аңларлык хәлдә. Җинаятен кылган моментта гаепләнүче үз акылында булган, моны экспертиза исбатлады. Аңа балигъ булмаган үсмерне көчләп үтерүдә гаепләү белдерелгән”, – диде Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция майоры Иван Костырев.

Сергейның ачыктан-ачык сөйләвеннән аның наркотиклар, шулай ук җенси теләк белән проблемалары булуы ачыкланган. “Соңгы 8 көн дәвамында, Сергей сүзләре буенча, ул 4 сәгать саен наркотиклар кулланган. Нәтиҗәдә, аның йокы белән проблемалары барлыкка килгән, шулай ук җенси дәрте көчәйгән”, – дип хәбәр иткән иде моңа кадәр тикшерүче-криминалист Иван Карпов.

Безнең Тикшерү идарәсе һәм Прокуратура матбугат хезмәтләрендә хәбәр итүләренчә, җинаять эше арытаба карау өчен республиканың Югары судына җибәрелгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: