Аферистлар квитанцияләрне «түләү буенча бурыч» турындагы мәгълүмат белән почта тартмаларына тарата, аларда ялган QR-код бар.
Әгәр квитанциядә язылганнарга ышансаң һәм, күрсәтелгән QR-кодны кулланып, «таләп ителгән бурычны» түләсәң, акчалар мошенникларда булачак. Шулай ук, квитанциядәге QR-код фишинг сылтамасына алып керергә мөмкин, һәм аның буенча күчкән очракта, мошенниклар шәхси мәгълүматларга ия булу мөмкинлеге ала.
Ялган квитанцияне танып була торган төп критерий - алучының реквизитлары! Аларны истә калдырырга һәм яңа квитанциядәгесе белән чагыштырырга кирәк.