+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2024, 12:00

Киртәләрне, каршылыкларны бергәләшеп җиңәбез!

Уфада узучы III Бөтенрусия форум-күргәзмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров киләсе елны “СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы” дип игълан ителәчәген белдерде

Киртәләрне, каршылыкларны бергәләшеп җиңәбез!Киртәләрне, каршылыкларны бергәләшеп җиңәбез!
Киртәләрне, каршылыкларны бергәләшеп җиңәбез!

24-25 октябрьдә Уфада “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы”ның иң күләмле вакыйгасы — “Киртәләрне җимереп” III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе үтте. Чара, гадәттәгечә, Приморье краеннан Калининградка кадәр уңайлы мохит өчен техник тернәкләндерү чаралары һәм тернәкләндерү җиһазлары җитештерүчеләрне җыйды.
Форум Башкортстан Хөкүмәте һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчелегендә узды. Чарада “АСИ”ның генеральный директоры Светлана Чупшева, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Инвалидлар эшләре буенча департаменты директоры Дмитрий Лигомин, статс-секретарь, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева, “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондының “Аерым караш” программасы җитәкчесе Владимир Плехов, Русия оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм башка экспертлар катнашты.

Көннең беренче яртысында Анна Цивилева һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ватанны саклаучылар” фонды­ның республикадагы филиалы эше белән таныштылар. Анна Цивилева Фонд филиалында эшләүче медиклар һәм психологлар белән аралашты һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар оешмалары җитәкчеләре белән аралашканда Радий Хәбиров Анна Цивилевага республикада СВО вете­раннарының төбәк ассоциациясе оештырылачагы турында сөйләде. Мондый теләк генерал Шәйморатов ордены кавалерлары Советының беренче утырышында яңгыраган. Бу төбәккә кайткан СВО ветераннарын илнең һәм рес­публиканың иҗтимагый тормышына җәлеп итәргә, үсеп килүче буынны тәр­бияләүгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Русия оборона министры урынбасары билгеләп үтүенчә, төзелүче Ассоциациянең төп партнеры дәүләт Фонды булырга тиеш.

Очрашуда республика Башлыгы СВО ветераннары арасында үткән “Безнең заман геройлары” төбәкара физкультура-спорт чарасында җиңүчеләргә генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды. Анна Цивилева сугышчан хәрәкәтләр ветераны, беренче группа инвалиды Вадим Емельяновка кул белән идарә ителүче “Лада Гранта” автомобиле ачкычын һәм махсус хәрби операциядә катнашкан өч яугиргә “Сугыш хәрәкәтләре ветераны” таныклыкларын тапшырды.
Форумның пленар утырышы темасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләүгә, яңа чакыруларга һәм карарларга багышланды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясап, 2025 елны Башкортстанда “Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы” дип игълан ителәчәген белдерде. Әлеге указ якын арада имзаланачак. Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, бу карарны кабул иткәндә генерал Шәйморатов ордены кавалерларының мөрәҗәгатьләре исәпкә алынган. Тематик ел кысаларында тиешле чаралар планы эшләнәчәк.
Утырышта инклюзив килешүләргә кул куелды. Гомумән, форум барышында дискуссия мәйданчыкларында, форсайт-сессияләрдә, “түгәрәк өстәл”ләрдә экспертлар, хакимият, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре инвалидларны комплекслы тернәкләндерү буенча закон новеллалары, тернәкләндерү индустриясен үстерү стратегияләре һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында сөйләште.

Форум кысаларында Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров белән берлектә күптән түгел ачылган “Салют” балалар тернәкләндерү комплексын карады. Кунаклар үзәкнең мөмкинлекләре белән танышты, тернәкләндерү һәм медицина блокларында, шулай ук стационар палаталарында булды, андагы “үзенчә­лекле” балалар белән аралашты. Светлана Чупшева үзәкнең шартларын югары бәяләде, шулай ук, төбәк җитәкчелегенә халыкка ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара оешма юнәлешендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
─– Без үз ягыбыздан, шулай ук, комплекслы реабилитация, мониторинг оештыру, белгечләр әзерләү программа­ларының стандартларын эшләү өлешендә дә катнашачакбыз. Стратегик башлангыч­лар агентлыгы сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү өчен уникаль мәйдан­чыкны үстерү максатында төбәк командасы белән бергә эшләячәк, – диде ул.
“Киртәләрне җимереп” форумында катнашучылар экспертлар белән бергә иртә ярдәм, озак вакытлы тәрбия, менталь сәламәтлек, инклюзив туризм, НКОга грант ярдәме, социаль эшкуарлык темалары буенча фикер алышты. Балалар инклюзив фестивале, сукырлар командалары арасында футбол турниры, “Чучело” повесте буенча спектакль, кино, инклюзив мода күрсәтү, үзенчәлекле осталарның хәйрия ярминкәләре һәм башка бик күп кызыклы чаралар үтте.
Һәр мәйданчык өчен онлайн-элемтә оештырылды, шуңа күрә барлык кон­ференцияләрдә һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә илнең һәм республиканың төрле почмакларыннан тагын дистәләгән белгеч катнаша алды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас