+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2024, 03:51

Шкафка качып котылмакчы булган

Кем соң бу?

Шкафка качып котылмакчы булганШкафка качып котылмакчы булган
Шкафка качып котылмакчы булган

Дәүләкәндә яшәүче хатын үзенең балигъ булмаган улына алимент буенча бурычлы. Аның турында ул күптән оныткан, баласын хәмергә алыштырган.

Башта хатын Дәүләкән районында әнисенең өендә яшәгән. Суд алимент түләмәгән өчен мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгәч, ул юкка чыккан.

Хатын республиканың берничә районы буйлап очраклы эш хакы алып йөргән: фермерларда сыер һәм сарык көткән.

Эш бирүчеләрнең берсе сүзләренчә, соңгы вакытта ул Дәүләкән районындагы йортта яшәүче ир янында көн күргән.

Ул ир рейд белән килүче суд приставларына берүзе яшәвен әйткән. Чыгып барганда, приставның күз карашы кием шкафына төшкән, шкаф эчендә шул хатын яшеренгән булып чыккан.

Аны 7 тәүлеккә административ тоткарланучылар өчен камерага урнаштырганнар. Хәзер аңа җинаять эзәрлекләве дә башланырга мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас