+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2024, 22:35

Бер максат берләштерә

Архангель районы үзәгендәге “Маскировка остаханәсе”нә төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре йөри, ләкин аларның барысын да бер максат берләштерә – яугирләргә ярдәм итү.

Хатын-кызлар вакытларын да, көчен дә кызганмый. Буш вакыт килеп чыгу белән алар цехка йөгерә. Волонтерлар өчен чит яугирләр юк: барысы да үзебезнеке, аларның һәрбер-
се — кемнеңдер улы, ире, туганы яисә дусты, ди алар.
Маскировка челтәрләрен, район үзәгеннән тыш, Терекле, Успенка, Троицк, Шакировка, Валентиновка, Казанка, Благовещенка, Абзан, Кызыл Җилем, Орловка, Максим Горький, Убалар авылларында үрәләр. Күпләр үз йортларында киемнәр тегү, маскировка челтәрләре үрү, браслетлар һәм шәмнәр ясау, җылы киемнәр бәйләү, махсус әйберләр әзерләү белән шөгыльләнә.
Шулай, илебез язмышына битараф булмаган район халкы кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырыша.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: