+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2024, 14:00

Биш миллион сумын "хәвефсез исәп"кә күчергән

Бер тәүлектә республика халкы аферистларга 9 миллион сумнан артык акча биргән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Биш миллион сумын "хәвефсез исәп"кә күчергән
Биш миллион сумын "хәвефсез исәп"кә күчергән
Әйтик, 49 яшьлек уфалы үзләрен «ОМС фонды», «Федераль иминлек хезмәте» һәм "Тикшерү комитеты" хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар кармагына эләккән. Аферистлар ирне аның исеменә җинаятьчеләр кредитлар рәсмиләштерергә маташуына ышандыра, һәм акчаны "хәвефсез счетка " күчерергә киңәш итә. Нәтиҗәдә, ул мошенникларга 5 миллион сумнан артык акча биргән.

26 яшьлек кыз социаль челтәрләрдә «инвестор» белән таныша, ул аңа тиз генә җиңел акча эшләп алырга тәкъдим итә. Кыз ышана һәм, кредитлар рәсмиләштереп, мошенникларга 1 миллион сумнан артык акча күчерә...

Сак булыгыз! Бернинди дә "хәвефсез счет" юк, моны мошенниклар гына уйлап чыгара. Тасма телләренә һәм вәгъдәләренә ышанмагыз!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: