Аны Иске Бәбеч авылыннан махсус хәрби операциядә узган елның май аенда батырларча һәлак булган Андрей Касьяновның әнисе сатып алып, яугирләргә ярдәм йөзеннән җибәрде.
Рәмзия Фәйзи кызы – авыл биләмәсендә уңышлы эшчәнлек алып баручы “Бердәмлек” волонтерлар штабының актив әгъзасы. Яугирләргә ярдәм итү теләге булган башка авылдашлары белән берлектә маскировка челтәрләре үрәләр, акча җыеп, хәрбиләр өчен барлык кирәкле әйберләр алып озаталар.
Әйткәндәй, мондый “посылкалар” якташ яугирләргә даими җибәрелеп тора, бу эштә “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының шушы авылда яшәүче актив әгъзалары да зур ярдәм күрсәтә.