+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2024, 13:10

Кесә телефонын мошенниклардан ничек сакларга?

Зарарлы программалар ярдәмендә мошенниклар банк карталары мәгълүматларына һәм башка конфиденциаль мәгълүматка керә ала. Җайланмада хуҗаның рөхсәтеннән башка реклама күрсәтергә һәм мобиль трояннар кулланып счеттан акча чыгарырга мөмкиннәр.

Кесә телефонын мошенниклардан ничек сакларга?Кесә телефонын мошенниклардан ничек сакларга?
Кесә телефонын мошенниклардан ничек сакларга?

"Фишинг" нинди зыян китерә?

Бу сүз инглиз телендә "балык тоту" дигәнне аңлата. Мошенниклар социаль челтәрләрне, банк сайтларын яисә интернет-кибетләрне имитацияли торган ялган сылтамалар куллана һәм кулланучыларга булмаган призлар уйнатуда катнашырга тәкъдим итә. Мондый сылтама буенча күчкәндә мошенниклар сезнең мәгълүматларга: e-mail, банк картасына һәм башка шәхси мәгълүматка керә ала. Сезнең смартфон һәм мәгълүматлар куркыныч астында, әгәр аннан яшерен рәвештә контактлар исемлеге буенча SMS җибәрелә икән, сезгә шикле хәбәрләр алган танышлар мөрәҗәгать итә башлый.

  Хезмәтләрне детальләштерүдә сез җибәрмәгән һәм башкармаган SMS яисә чакырулар бар. Счеттан акча гадәттәгегә караганда тизрәк алына.

  Банк картасыннан акча алына, ә сез берни дә сатып алмадыгыз.

Зарарлы программалардан һәм фишингтан ничек «сакланырга"?
Шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Адресатка ышанмасагыз, e mail, SMS яисә социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдән сылтамалар ачмагыз. Әгәр ссылканы дустың җибәргән икән, белегез, ул аны җибәргәнме?

  Иҗтимагый Wi Fiда сак булыгыз. Тоташу исемен тикшерегез һәм һәркем файдалана алырлык челтәр булган урын хезмәткәренең IP адресын аныклагыз.

  Сайтның адресын тикшерегез. Рәсми сайтларга гына керегез, җиңел җиңүләр вәгъдәләренә ышанмагыз һәм шикле сылтамалар буенча күчмәгез.

  Антивирус кулланыгыз һәм операцион системаны яңартыгыз. Җайланманы зарарлы программалардан саклау өчен антивирус урнаштырыгыз, аны һәм җайланманың операцион системасын даими яңартып торыгыз.

  Рәсми кибетләрдән кушымталар куегыз. Программаларны һәм кушымталарны рәсми һәм тикшерелгән кибетләрдән генә йөкләгез һәм керү мөмкинлекләрен биргәндә сак булыгыз. Операцияләрне үзегезнең банк картасы буенча контрольдә тотыгыз. Сезнең банк кушымтасында SMS җибәрүне һәм исәптән чыгарулар турында хәбәрнамәләрне тоташтырыгыз.

* Катлаулы парольләр кулланыгыз. Ышанычлы пароль баш һәм зур хәрефләрдән, саннардан һәм махсус символлардан тора.

  Ике баскычлы керү юлын кулланыгыз.

moscow.megafon.ru сайы материаллары буенча әзерләнде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас