+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2024, 09:24

“Салмыш” водительләр кимеми

Аларның һәрберсе — юлдагыларга куркыныч тудыручы җинаятьче

“Салмыш” водительләр кимеми
“Салмыш” водительләр кимеми


“Рено Меган” белән идарә итүче башкаланың Карл Маркс урамындагы парковкадан чыкканда “Порше Кайен” автомобиле белән бәрелешкән. Ул, шулай ук, “Рено Дастер”, “Лада Нива” автомобильләренә бәрелүгә дә юл куйган.

Нәтиҗәдә, “Рено Меган” шоферын җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып киткәннәр. Юл-транспорт вакыйгасы факты буенча административ тикшерү башланган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мәләвез районында һәлакәткә китергән юл-транспорт вакыйгасы хәл-шартларын ачыклый, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Әлеге вакыйга Мәләвез – Бусурмановка – Йомагуҗа автомобиль юлында, Восточный авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 21 яшьлек егет идарә иткән “ВАЗ-2114” кюветка чыгып очкан, аннары берничә тапкыр әйләнгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 19 яшьлек пассажир вакыйга урынында җан биргән, шофер үзе дәваханәгә озатылган.

Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында “Рено Логан” автомобиле белән идарә иткән 70 яшьлек шофер юл чатын узу чиратын үтәмәгән һәм, “Вольво” маркалы йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Рено” шоферының 70 яшьлек хатыны ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән, үзе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Узган атнада республикада аварияләрне кисәтүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар узды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозучыларга карата бер көнне генә 1,5 мең административ протокол төзелгән. 52 исерек шофер тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән.

“Салмыш” водитель – үзен, якыннарын, юлдашларын куркыныч астына куючы җинаятьче ул! Андыйларга законда җәза каралган, ә вөҗдан җәзасы гомерлек булуы да ихтимал. Мондый гамәлләрдән ерак торыгыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: