+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2024, 12:15

Товар сатып алганда ничек алданмаска?

Игъланнар сайтлары ярдәмендә товарларны сату-сатып алу, яңа эш эзләү бик уңайлы. Бу хакта сез генә түгел, сезнең ышанучанлык ярдәмендә акча эшләргә тырышучы мошенниклар да белә. Аларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнлеген тикшерәбез.

Товар сатып алганда ничек алданмаска?Товар сатып алганда ничек алданмаска?
Товар сатып алганда ничек алданмаска?

Игъланнар сайтлары елдан-ел популярлаша бара. Мәсәлән, үткән елның апрелендә мондый платформаларның берсендә генә — "Авито"да 150 млн актив белдерү урнаштырылган. Визитлар саны аена 366,7 млн га җиткән. Бер үк вакытта экспертлар белдерүләрнең популяр сервисларында мошенниклык артуын теркәгән.

Мошенникларны ачыклау өчен нәрсәгә игътибар итәргә һәм нәрсә эшләргә кирәк?

Белдерүне укыгыз. Түбәндәге моментларга игътибар итегез: сатучының профиле.
Сайтта еш белдерү бирүче кешеләр, кагыйдә буларак, үз профилен җентекләп тутыра. Аларның хезмәтләреннән файдаланган кешеләрнең рейтингы һәм бәяләмәләре бар. Күп сайтларда профильне раслау мөмкинлеге бар, һәм даими кулланучылар аны игътибарсыз калдырмый. Әмма мошенниклар чит фотографияне урнаштырырга, чит паспорт ярдәмендә профильне расларга һәм үзләренә рейтингны арттырырга мөмкин. Профильне теркәү датасын гына ялганлап булмый.

Белдерүләрнең җитди сервислары мошенниклар белән көрәшергә һәм аларны блокларга тырыша, шуңа күрә мондый профильләр озак яшәми. Әлбәттә, күптән түгел генә теркәлгән, рейтингы булмаган һәр кеше мошенник түгел. Әмма мондый профильләргә ия булучыларга аерым игътибар белән карарга кирәк.

Товар тасвирламасы. Реаль сатучы товар турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү белән кызыксына, чөнки бу игътибар җәлеп итәчәк һәм потенциаль сатып алучылар ягыннан өстәмә сорауларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Әгәр товарның тасвирламасы артык гомуми икән, анда фотографияләр юк, яки алар Интернеттан алынган икән, бу сезне сагайтырга тиеш.

Товар бәясе. Кагыйдә буларак, товарны сатуга куеп, кешеләр аны шундый ук белдерүләр нигезендә бәяли. Әлбәттә, реаль товар бик арзан сатыла торган очраклар да була. Шуңа да карамастан, әгәр сез товарның бәясе аналогларныкына караганда шактый түбәнрәк булган белдерүне күрәсез икән, аеруча игътибарлы булыгыз.

Нишләргә?
  Әгәр сезне товар кызыксындырса, сатучының профилен өйрәнегез, бәяләмәләрне укыгыз. Аның белән элемтәгә керегез, төрле ракурстан товар фотоларын җибәрүегезне сорагыз, үзегезне кызыксындырган барлык сорауларны бирегез.

  Әгәр сатучы фото җибәрүдән баш тартса, сезнең сорауларга җавап бирмәсә, товарны башка урында эзләү яхшырак.

Тулырак: www.sberbank.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас