+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2024, 22:10

Якташлар сынатмады

Благовещен шәһәрендә пауэрлифтинг буенча узган “Көмеш штанга” республика турнирында район егетләре лаеклы чыгыш ясады.

Якташлар сынатмады
Якташлар сынатмады
Республикабызның төрле шәһәр һәм районнары спортчылары арасында Кырмыскалы егетләре – пауэрлифтинг буенча “халыкара класслы спорт мастеры” исемен йөртүче Марат Хәсәнов һәм махсус хәрби операция ветераны Альмир Үлмәскулов катнашты.
Тәҗрибәле тренер Илнур Бикташев җитәкчелегендә алар терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган шәхесләр арасындагы абсолют категориядә ярышты һәм җиңү белән кайтты: Марат беренче урын алса, Альмир өченче урынга лаек булды.
Бу турнир рух ныклыгы, ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылыш булганда, барлык авырлыкларны да лаеклы үтәргә мөмкин булуын ачык күрсәтте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: