-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2024, 14:55

Данияр Абдрахманов: "Иҗтимагый советлар һәм палаталар төп роль уйный"

Русия Иҗтимагый палатасы Уфада хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар эше турында доклад тәкъдим итте.

Данияр Абдрахманов: "Иҗтимагый советлар һәм палаталар төп роль уйный"
Данияр Абдрахманов: "Иҗтимагый советлар һәм палаталар төп роль уйный"


Республика һәм илнең хакимият органнарын ничек тагын да ачыграк итәргә, һәр кешенең соравына ничек җавап бирергә, министрлыкларга гражданнар фикерен исәпкә алып, ничек карарлар кабул итәргә? Кичә Уфада муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге җәмәгатьчеләр, депутатлар, түрәләр үзара хезмәттәшлек форматы турында фикер алышу өчен җыелды.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны сәламләп, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов, дәүләт һәм җәмәгатьчелек арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле системасын формалаштыруда иҗтимагый советлар һәм палаталар төп роль уйный, дип билгеләп үтте.

"Түгәрәк өстәл"дә Русия Иҗтимагый палатасының «Төбәк һәм муниципаль хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советларның торышы турында» махсус докладын тәкъдир итү булды. Спикер булып Русия Иҗтимагый палатасының Закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисе урынбасары Александр Терновцов чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак https://op.bashkortostan.ru/presscenter/news/668830/ сылтамасы аша мәгълүмат алырга була.

Фото: op.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: