+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 октябрь 2024, 16:29

Башкортстан курортларына ихтыяҗ зур

Курортларга ихтыяҗ күрсәткече буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара һәм Русиядә бишенче урында тора. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.

Башкортстан курортларына ихтыяҗ зурБашкортстан курортларына ихтыяҗ зур
Башкортстан курортларына ихтыяҗ зур

Агымдагы елның җәйге сезоны нәтиҗәләре буенча Башкортстанга 900 меңгә якын кеше килгән. Республикага туристлар агымының 70 проценты күрше төбәкләрдән – Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкәләреннән, Татарстаннан, шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Мәскәүдән килгән кунаклардан формалаша. Күпчелек сәфәрләрнең дәвамлылыгы 4 көннән 7 көнгә кадәр тәшкил иткән.

Ел башыннан Башкортстанның шифаханә-курорт оешмалары 150 меңнән артык кешене кабул итте. СВОда катнашучылар һәм аларның туганнары төбәкнең 15 шифаханәсендә дәвалана.

Зөһрә Гордиенко билгеләп үткәнчә, эчке экскурсияләр дә арта. Әйтик, «көмеш яшьтәге» 13 меңгә якын турист “Башкортстанда озын гомерлек. Туризм” республика программасында катнашты. Бу узган елның җәенә караганда 42 процентка күбрәк.

- Туризм өлкәсендәге сан күрсәткечләренең үсеше дәүләт тарафыннан туристлык инфраструктурасына ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә юнәлтелгән субсидияләр бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диде спикер. - Ике ел эчендә «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан 1,8 миллиард сум федераль финанславы алды. Без 32 муниципалитетта 89 инвестицион проектны хупладык. 470тән артык номер фонды файдалануга кертелде, ел ахырына кадәр бөтенсезон глэмпингларында тагын 327 номер ачачакбыз.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, инде хәзер үк 2025 елга иң популяр туристик юнәлешләргә өстәмә поездлар формалаштыру буенча «Русия тимер юллары» белән сөйләшүләр башларга кирәк.

Фото: Зөһрә Исламова

Автор:Денис Таваев
Читайте нас