+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2024, 14:25

Ел саен үткәреләчәк!

Башкортстанда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү 25 процентка арткан.

Ел саен үткәреләчәк!
Ел саен үткәреләчәк!

"Киртәләрне җимереп" III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе барышында үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары шуны күрсәтә. Бу хакта бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә сөйләделәр.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев билгеләп үткәнчә, быел бу чарага 7,4 меңнән артык катнашучы җыелган.

- Форум-күргәзмәдә 56 дискуссия мәйданчыгы эшләде, аларда илнең 27 төбәгеннән, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Германиядән килүчеләр бар иде. Күргәзмәдә Русиянең 45тән артык җитештерүчесе катнашты, шулай ук беренче тапкыр Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы стенды тәкъдим ителде, – дип билгеләп үтте Урал Килсенбаев.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен «Киртәләрне җимереп» форумын үткәрергә тәкъдим итте.

- Урал Таһирович, чараны ел саен үткәрергә кирәк. Мондый чаралар аша без җәмгыятьнең инвалидларга, үзенчәлекле балаларга битараф булмавын аңларга ярдәм итәбез. Без бу форумда һәрвакыт мөһим карарлар кабул итәбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Шулай ук Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева форумны югары бәяләде. Тулаем алганда, кешеләр дә чара турында уңай фикердә, бу - бик яхшы бәя.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: