Аны шушы айда Михайловка авылында М-7 «Идел» федераль трассасы буенда өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачтылар.
Исегезгә төшерәбез, республика Хөкүмәте һәм «Ирбис-РБ» ягулык компаниясе арасында ягулык салу инфраструктурасын үстерү буенча килешүне 2022 елның июнендә XXV Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында төзеделәр. Ә шул елның августында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында «Ирбис-РБ» компаниясе Уфада «Инвестиция сәгате"ндә Уфа һәм Кушнаренко районнарында АЗС төзү буенча проектлар пулын тәкъдим итте.
Башкортстан территориясендә беренче IRBIS автозаправкасы 2022 елда Уфа районының Зубово авылында эшли башлады. Аның мөмкинлекләре белән республика Башлыгы Радий Хәбиров танышты.
Михайловкадагы ягулык салу станциясен төзүгә 250 млн сум акча тотынылган. Ярдәм чаралары сыйфатында инвесторга арендага җир кишәрлеге биргәннәр һәм АЗС төзелешенә чыгымнарның бер өлешен каплаганнар. Моннан тыш, проект кысаларында компания милеккә салым буенча ташламалар алган.
Автозаправка комплексында кафе, балалар өчен уен мәйданчыгы һәм гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды. Традицион АЗСтан тыш, электр транспортын зарядкалау пункты да урнаштырылган. Киләчәктә монда шулай ук кунакханә, автомойка һәм шиномонтаж пункты төзергә ниятлиләр.
Төбәк җитәкчесе ягулык салу станциясен карады һәм «Ирбис-РБ» компаниясе җитәкчелеге белән юл буе сервисын киләчәктә үстерү планнары турында фикер алышты. Инвестор Башкортстан территориясендә тагын сигез ягулык салу станциясе төзергә планлаштыра. Шул ук вакытта республика юл буе сервисының гамәлдәге дәүләт ярдәме программасы кысаларында тармак проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Республика Башлыгы ярдәм чараларының 2030 елга кадәр озайтылачагын хәбәр итте.
- Юл буе сервисы - икътисадның мөһим өлеше. Монда кешеләр акча эшли, бизнес салымнар түли. Шул ук вакытта базарның сыйдырышлылыгы әле үсәргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә без республика программасын 2030 елга кадәр озайтырга булдык. Шул вакытка әлеге бушлыкны тутыра алырбыз дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Без юлларыбызның сыйфаты үсүен, сервис дәрәҗәсе артуын күрәбез. Автомобиль туризмы безнең тормышыбызның бер өлешенә әверелә. Ә мондый сәяхәтләр өчен уңайлы хезмәт күрсәтү мөһим – ягулык салу, туклану, бәдрәфләр. Бу юнәлештә безнең инвесторлар күп. IRBIS компаниясе яхшы эшли. «Башнефть» зур планнарны тормышка ашыра, ул АЗСларны модернизацияли, шул исәптән урындагы әһәмияттәге юлларда да. «Лукойл " шулай ук үз автозаправкаларын актив үстерә. Бу эшне без дәвам итәчәкбез.