Мәсәлән, күптән түгел Зианчура районында бик матур бәйрәм үткән. Бу хакта район гәзите хәбәр итә.
“Бәлешфест" - шундый исемдәге брендлы чара бүген Башкорт Үргене авылында уза. Бу авыл халкының төп ризыгы – бәрәңгеле бәлеш, шуңа күрә алар бу теманы сайлаганнар”, - дип язалар “Зианчура таңнары” гәзитенең социаль челтәрдәге битендә.
Милли ашларга, традицияләргә, мәдәнияткә битараф булмаган кешеләрнең киләчәге өметле булачагына шик юк.