+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 ноябрь 2024, 11:51

Мошенниклар шаккатмалы хәлләр кыла...

Аларның корбаны булудан сакланыгыз! Узган тәүлектә республикада 18 мошенниклык факты теркәлгән. Республика халкына 10 миллион сумнан артык зыян килгән.  

Мошенниклар шаккатмалы хәлләр кыла...Мошенниклар шаккатмалы хәлләр кыла...
Мошенниклар шаккатмалы хәлләр кыла...

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 2нче полиция бүлегенә 53 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аңа ул эшли торган учреждениенең «җитәкче урынбасары» популяр мессенджерларының берсе аша шалтыраткан һәм аңа карата җинаятьчеләр мошенниклык гамәлләре кылырга тырышалар, дип хәбәр иткән.
Аннары дәүләт учреждениеләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән шундый шалтыратулар булган. Җинаятьчеләргә ышанып, хатын аларның күрсәтмәләрен тыңлаучанлык белән үтәгән. Хатын-кыз җинаятьчеләргә миллионга якын шәхси һәм миллионнан бераз күбрәк кредит акчаларын күчергән.

Әмма мошенникларга бу гына җитми һәм алар ышанучан хатынны үз фатирын сатарга, ә сатудан кергән акчаларны шулай ук банкоматлар аша күрсәтелгән счетларга күчерергә күндерә. Китерелгән зыян 4 миллион ярым сумнан артык тәшкил иткән.
Әлеге факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Ә менә Учалы районында яшәүче берәү автомобиль сатып алганда алданган. Үзен ниндидер коммерция оешмасының сату буенча менеджеры дип таныштырган билгесез ир-ат белән элемтәгә кереп, ун көн дәвамында аралашуын дәвам иткән. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча ир-ат вәгъдә ителгән япон "внедорожнигы" өчен 2 миллион сум күчерергә карар кылган. Аннан соң ялган сатучы элемтәгә чыгудан туктый. Ир-ат полициягә гариза язган. Әлеге факт буенча шулай ук Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча да җинаять эше кузгатылган.

Әмма республиканың барлык халкы да мошенниклар кармагына эләкми. Мошенниклыкның бер очрагын гариза бирүче үзе булдырмый калган. Уфа шәһәренең Ленин районында яшәүче пенсионерга янәсе «Мегафон» кәрәзле элемтә операторы белгеченнән шалтырату килгән. Шалтыратучы гариза бирүченең сим-картаның гамәлдә булу вакыты бетүен хәбәр иткән. Аннары билгесез кеше ир-атка карата мошенниклык гамәлләре кылырга теләүләрен һәм аларны булдырмау максатыннан кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә кирәк, ди. Ир-ат миллион ярым сумлык кредит рәсмиләштергән һәм хәтта чит кешегә акча күчерергә дә өлгергән.
Күпмедер вакыттан соң пенсионерга булган хәлне аңлау килә. Ул банкка шалтыраткан, анда ул күптән түгел генә кредит рәсмиләштергән һәм аның белән булган вәзгыять турында хәбәр иткән. Банк хезмәткәрләре ир-атка аның мошенниклык корбаны булганлыгын аңлата һәм оператив рәвештә акча күчерүне туктата.
Аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калуга ирешелә, шул исәптән банк хезмәткәрләренең тиз һәм грамоталы эше нәтиҗәсендә.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз. Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта әңгәмәне өзәргә киңәш ителә.
Акчаларыгызны имин счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган затларның тәкъдимнәре буенча сезгә таныш булмаган кушымталар куймагыз. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулык саклагыз, тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз.

Ләйсән Якупова фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас