+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 ноябрь 2024, 03:35

Берсе - 5,5, икенчесе 5 миллион югалткан

Уфа буенча 6нчы полиция бүлегенә 68 яшьлек шәхси эшкуар мөрәҗәгать иткән.

Берсе - 5,5, икенчесе 5 миллион югалтканБерсе - 5,5, икенчесе 5 миллион югалткан
Берсе - 5,5, икенчесе 5 миллион югалткан
Хатын 2021 елда ук инвестицияләргә акча кертүе турында сөйли, әмма компания ябык булганга, табыш алалмый. Быел майда Уфага янәсе юристтан шалтырату килгән, ул салган акчаларын кайтарырга вәгъдә иткән. «Белгечкә» ышанып, гариза бирүче 500 мең сумнан артык акча җибәргән, әмма вәгъдә ителгән ярдәмне алалмаган. Берничә көннән хатын белән элемтәгә яңадан мошенниклар чыга, ләкин бу юлы хатын-кыз алдан күрүчәнрәк була. Шалтыратучылар үзләрен «департамент хезмәткәрләре» дип таныштыра һәм зур суммага салым түләү турында сөйли башлый. Ханым таныклык документларын таләп итә һәм, аларны күргәч, ялган икәнен аңлый. Бу юлы эшкуар 1 миллион сумнан артык акчасын саклап калган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский буенча бүлегенә охшаш гаризалар белән 54 һәм 49 яшьлек ике кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләр мессенджерларның берсендә алар белән элемтәгә инвестиция компаниясе вәкиле чыгуын сөйләгән. Әңгәмәдәш ир-атларга чит ил валютасын сатып алу юлы белән өстәмә керем тәкъдим итә. Ике атна дәвамында гражданнар кредит акчаларын "инвестицияләгән", әмма үз табышларын чыгарырга теләгәч, аларның "инвестиция янчыгы" блокланган була. 54 яшьлек бичара инвестор мошенникларга - 5,5 миллион сумнан артык, ә 49 яшьлеге 5 миллион сумнан артык акча биргән.

Сак булыгыз! Күп акча вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз!

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас