Бу хакта ул тарафдарлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
«Бу - безнең ил әлегәчә күрмәгән сәяси җиңү", - диде ул.
Элегрәк Трампның җиңүе турында "Fox News" республика каналы игълан итте, АКШның калган басмалары әлегә ярышның тәмамлануы турында хәбәр итми.
"Associated Press" мәгълүматлары буенча, анда — 267 сайлаучы тавышы, "The New York Times" шулай ук 267 тавыш турында мәгълүмат бирә. "Reuters" мәгълүматлары буенча — 266 . Харрис өчен - 226 тавыш.