Узган атнада халыкны борчыган темалар арасында, һәрвакыттагыча, үзәктә юллар, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык проблемалары булды. Мәсәлән, 19 сентябрьдә Уфаның Дим районында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә Дагстан урамындагы спорт-уен мәйданчыгын тәртипкә китерүне сораган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, район хакимияте эшкә алган. Тиздән коммуналь хезмәтләр спорт-уен мәйданчыгының барлык элементларын буяп куйган.
Уфаның Октябрь районында “Матурлык үзәге” тукталышында да төзекләндерү мәсьәләсен хәл иткәннәр. Тукталыш павильонында пыяла булмавы турында социаль челтәрләрдә халык хәбәр иткән. Район хакимияте тырышлыгы белән 30 октябрьдә тукталышта павильон пыяласы урнаштырылган.
Күмертау шәһәренең Маячный авылындагы Тимер юл урамы буенча юл читенә фуралар күпләп җыелуы һәм бары тик бер юнәлештә генә хәрәкәт итәргә мөмкин булуы турында 24 октябрьдә социаль челтәрләрдә урындагы кеше язган. Мөрәҗәгатьне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән. Шәһәр хакимияте хәбәр итүенчә, участокка комиссия чыккан һәм “Тукталыш тыелган” юл билгесен кую турында карар кабул иткән. 1 ноябрьгә юл төзүчеләр барлык эшләрне төгәлләгән.
Белоретта Пушкин урамын яктыртуны тергезгәннәр. Халыкның мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы участокта караңгы һәм хәвефле булуы турындагы шәрехләрен ЦУР роботы тоткан. Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне планга керткән һәм, белгечләр тиздән эшкә керешәчәк, дип җавап биргән. 25 октябрьдә подрядчы хезмәтләр урамны яктыртуны тергезгән, җавап итеп халык аларга эшләре өчен рәхмәт белдергән.
Мәчетле районының Түбән Бобин авылында Ленин урамындагы юлны төзекләндерергә кирәклеге турындагы шәрехне Башкортстанның ЦУР роботы 15 апрельдә үк теркәгән. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, мәсьәлә инде контрольдә булган, финанслауны көткәннәр. Акча килгәннән соң, юл хезмәтләре эшкә керешкән. 15 октябрьдә юлга ремонт ясалган.
Октябрьский шәһәренең 29нчы бистәсендә 22нче мәктәпкә илтүче юл буенда чокырлар хасыйл булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә укучыларның әти-әниләре язган. Инцидентны шәһәр хакимияте эшкә алган. Участокны тикшерү өчен урынга торак-коммуналь хуҗалык белгечләре һәм “Теплоэнерго” хезмәткәрләре чыккан. Коммуналь челтәрләрнең зыян күрмәве ачыклангач, чокырларны ком-таш белән күмеп куйганнар.
Баймакта Сергей Есенин урамындагы 5нче йортта батареяләр салкын булуга һәм дымлылыкка социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз зарланган: шәрехне ул 10 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров битендә калдырган. Мөрәҗәгатьне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән, проблеманы хәл итүгә район хакимияте хезмәткәрләре дә кушылган. Идарәче компания белгечләре адрес буенча чыгып, җылыту системасы насосын алыштырган.
Халык мөрәҗәгатеннән соң Әбҗәлил районында да җылылык мәсьәләсе хәл ителгән: Кусим руднигы авылының Яр буе урамындагы йортларга җылылык килгән. Әлеге проблеманы район хакимияте, Ташбулат авыл Советы һәм “Әбҗәлил махсус коммуналь хезмәт күрсәтү” предприятиесе белгечләре хәл иткән. Мөрәҗәгать авторы социаль челтәрләрдә оперативлык өчен рәхмәт белдергән.
Уфада Ферин урамындагы 12нче йортта җылыту радиаторларын алмаштырганнар. Аларның авария хәлендә булуы турында 16 октябрьдә уфалы “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасына язган. Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча республика дәүләт комитеты аның мөрәҗәгатен эшкә алган. Дәүләт комитеты белгечләре, хәлне ачыклап, тиз арада чара күргән. 22 октябрьдә идарәче оешма хезмәткәрләре радиаторларны алмаштырган.