+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2024, 05:27

Төтен эчендә ниләр бар?

Русия мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучыларының 60 проценты тәмәке тарта

Төтен эчендә ниләр бар?Төтен эчендә ниләр бар?
Төтен эчендә ниләр бар?


Һәркөнне эшкә бара торган юл якында гына урнашкан колледж укучыларыныкы белән кисешә, анда күбрәге кызлар укый. Һәр иртәдә бер күренеш – каршыга, нигездә, баштанаяк карадан киенгән кызлар агыла, берсенең дә диярлек куллары буш түгел, кем телефонын карап бара, кемдер электрон тәмәкедән төтен чыгара. Сирәк кенә куллары бушлар да очрый, әлбәттә. Алар күңелгә өмет сала, әмма...

 

“Кыз баланың тәрбиячесе – кырык, кырык беренчесе – чыбык”

Халык артисты Салават Фәт­хетдинов: “Без – әниләрне хөрмәт итеп, әниләрдән куркып яшәгән соңгы буын. Без – балалардан куркып яшәүче беренче буын”, дигән иде. Чыннан да, хәзер беркемнең баласына “чү!” дияргә дә ярамый. Әйтеп кара, син – дошман. Ә бит әйтергә кирәк, чөнки читнеке тизрәк башка керергә мөмкин.
Күршедә әнисе белән кызы яши. Ерак районнан килгәннәр, башкалада туганнары да, якыннары да юк. Баланың әтисе гаиләдән “сулга каерган”. Сабыйны кечкенәдән белеп-күреп, карап торып үстердек дияргә була. Тыйнак кына, матур кыз, гел исән­ләшеп йөри, инде алтынчыга күчте. Бер көнне өй янында аның төтенгә уралып торганын күреп, телсез калдым. Беренче реакция – күрмәмешкә салышу. Күпләребез шундый күр­мәмеш тә белмәмеш бит инде хәзер. Әмма йөрәк авырттырып кысылып куйды, әле бөреләнеп кенә килгән чәчәгебезгә тизәк чебене кунгандай булды.

Бераздан аның белән тагын очраштык, тукталыштан өйгә кадәр бергә атлап кайттык. “Сез минем вейп тартканны әнигә әйтмәгез, яме. Мин аны дус кызымнан алып кына торган идем. Кызык бит, мәктәптә күпләр тарта, ә мин – юк. Әллә ни ошамады инде үзе. Әни белсә — елар, ул болай да миңа күрсәтми генә еш елый...” Шунда күршем тагын һушны алды: “Мәктәптә беренче сыйныфта да тартучылар бар”. Бу гадәт балалар бакчасына да барып җиткәнне көтеп, күрмәмеш тә белмәмеш булып йөрербезме икән?!
Бу гаиләгә килгәндә, әни белән кызның тормышын күз алдына китерик. Бала өчен әни – әти дә, картәти һәм нәнәй дә, туганнар, икетуган апа-сеңелләр, гомумән, аралашыр барлык якыннарны алмаштыручы кеше дә. Иртән торсаң – әни, кич ятсаң – әни... Аның сүзләре инде күптән ятланган, хәзер ни әйтерен алдан ук белеп торасың. Их кайда соң шунда күршедәге Бал әбиләр, Чибәр әбиләр? Алар янында бит әле Бал бабайлар, Чибәр бабайлар да бар. Болары яныннан инде әткәйләр дә тәмәкеләрен яшерә биреп узып китә иде. Кая инде без – бала-чагага мыскал гына булса да тәртипсезлек күрсәтү?!

Ә шәһәрдә юк инде бу “кырык тәрбияче”. Балаң урамга чыгып киттеме, үзенә-үзе хуҗа, Бал әбиләребез күрмәмеш тә белмәмеш монда. Шуңа күрә бу язманы күрше кызының да колагына киертәсе килә.

Тартма, чирләрсең!

Тәмәке дә, вейп-системалар да сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Никотин турында без барысын да диярлек беләбез кебек, соңгы елларда тәмәке тарту белән каты көрәш алып барыла һәм уңай нәтиҗәләр бирә, ә электрон сигарет һәм вейпларның кеше организмына йогынтысы тулысынча өйрәнелмәгән. Табиблар һәм галимнәр арасында вейпларның үсмерләр арасында популярлыгы аеруча борчу тудыра. Бер татып караган кеше аны ешрак куллана, чөнки ароматизаторлар тәмәке тарту процессын җиңеләйтә, димәк, организмга йөкләнеш тә арта. Һәм сүз сулыш органнары турында гына түгел.
Вейп-система сыеклыклары составына пропиленгликоль, глицерин, никотин, диацетил, ароматик өстәмәләр керә, ә пар сулаганда организмга авыр металл ионнары – аккургаш, никель һәм башкалар эләгә. Җайланма җылынмасын өчен җаваплы пента-бромдифенил эфирлары калкансыман биз гормоннарын эшләп чыгаруны боза, ә алар йөрәк һәм баш мие эшчәнлеге өчен җавап бирә.

Моннан тыш, вейпларны артык куллану ир-ат тестостероны дәрәҗәсенең һәм сперматозоидлар санының кимүенә китерергә мөмкин. Вейп-системаның хатын-кызның җенес системасына да тискәре йогынтысы ачыкланган, бигрәк тә йөклелек чорында.

Алар үсмерләр өчен аеруча куркыныч. Ароматизаторлар һәм авыр металлар эчке секреция бизләренә – үсеш, үрчү, адаптация, үз-үзеңне тоту процессларын тәэмин итүче югары биологик актив гормоннарга канцероген нәтиҗә бирә. Шуңа күрә вейпларны үсмерлек чорында куллану аеруча куркыныч, чөнки организм әле үсә һәм мондый йөкләнешкә әзер түгел.
Электрон сигарет яки вейплар тартканда бүленеп чыга торган парда 30дан артык куркыныч матдә бар. Мәсәлән, пропиленгликоль организмда тупланырга, аллергик реакцияләр, черү процесслары китереп чыгарырга, бавыр һәм бөерләрнең эшчәнлеген бозарга сәләтле. Пропиленгликоль һәм глицерин термик таркалганда сулыш органнары, үзәк нерв системасы зарарлана, мутация процесслары үсеш ала.

Бәйлелек барлыкка килү куркынычы арта, шул исәптән башка матдәләргә дә, мәсәлән, алкогольгә дә. Ароматизаторлар, шулай ук, бронх астмасы үсешенә кадәр аллергик реакцияләр китереп чыгара. Электрон сигарет­ларның аэрозолендә металлар, бигрәк тә никель һәм кургаш булу куркыныч, алар нерв, сулыш, эндокрин, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары һәм бүлеп чыгару системаларын зарарлый.

Вейпның организмга тискәре йогынты ясавын күрсәтә торган беренче билге – төкерек бүленешенең артуы һәм авызның корылыгы, бу – авыр металларга реакция. Еш кына вейп тартучылар баш авырту, баш әйләнү, хәтер начараю, игътибар кимү, эмоциональ һәм башка тайпылышларга зарлана, аларда ярсучанлык, агрессия, депрессия, күңел болгану, диарея, эч авыртуы барлыкка килергә мөмкин.

Вейпларны куллану инфаркт, инсульт һәм онкология авырулары хәвефен сизелерлек арттыра. Үзегезне “зарарсыз” тәмәке тарту альтернативасы белән алдамагыз. Бары тик аңардан тулысынча баш тарту гына кешедә булган иң кыйммәтле әйбер-
не – сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Кыйммәткә төшә!

Электрон тәмәке тарту зыянлы гына түгел, кыйммәт тә. Аның хакы 500дән 2000 сумга кадәр. Аны агулы матдә белән тутырасы да бар бит әле, анысы да арзан түгел. Ә җәмәгать урыннарында тартсаң, 1500 сумга кадәр штрафка юлыгуың бар.

Шушы көннәрдә Башкортстан парламенты мәктәп һәм балалар бакчалары янында тәмәке тарткан өчен җаваплылыкны тагын да катгыйландыру башлангычы белән чыкты.
Ул Дәүләт думасына мәктәп һәм балалар бакчалары территориясендә тәмәке тарткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында Федераль закон проектын кертте.

“Сораштыру мәгълүматларына караганда, Русиядә югары сыйныф укучыларының 60 процентка якыны тарта. Өстәвенә, инде өлкән тәмәке тартучыларны сораштырулар аларның яртысыннан артыгы үзләренең беренче тәмәке тарту тәҗрибәсен нәкъ менә мәктәптә алганнарын билгели”, – диде Башкорт­станның Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев.
Закон проекты югары штрафлар салырга мөмкинлек бирәчәк, ул 2000 сумнан 3000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас