2021 елның сентябреннән 2023 елның июненә кадәр ир өч хатын-кызның ышанычына кергән һәм аларны алга таба табыш алу өчен арендага бирү сылтавы белән машиналар сатып алуга автокредитлар рәсмиләштерергә күндергән. Алдау корбаннары 8 млн сумга якын кредит рәсмиләштергән һәм «Мерседес Бенц», «Киа Церато», «Ниссан Патрол», «БМВ» маркалы машиналар сатып алып, аларны шушы иргә тапшырган.
Шулай ук, алар ир-атка үзләренең шәхси «Шевроле Круз», «Киа Рио» автоларын һәм бурычка акча да биргәннәр.
"Зыян күрүчеләрнең берсе онкологик авырудан интеккәнен белеп, ул аңа чиратсыз һәм чит ил дарулары белән дәвалану мөмкинлеге турында ялган мәгълүмат җиткергән. Алынган машиналарны ир хуҗаларының имзасын үзе куеп өченче затларга саткан", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Прокуратурасында.
Китерелгән зыянның гомум суммасы 11 млн сумнан артык тәшкил иткән. Гаепләнүче гаебен таныган. Хәзер аңа бу җинаяте өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: башинформ