Башкаланың Октябрь проспектында үлемечле юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Телеграмм-каналларда ике һәлак булучы турында хәбәр ителгән иде, соңрак шәһәрнең ЮХХДИ хезмәте бер кешенең һәлак булуы турында җиткерде.
Ведомство мәгълүматлары буенча, “Ниссан лиф” руле артындагы 39 яшьлек машина йөртүче Октябрь проспекты буенча барганда 59 яшьлек җәяүлене бәрдергән, ул юлны тиешсез урында кичәргә булган.
Юл һәлакәтендә җәрәхәтләр алган ир шул урында үлгән.
Күгәрчен районында коточкыч юл авариясе теркәлгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
Һәлакәт Магнитогорск – Ира юлының 326нчы километрында теркәлгән. “УАЗ” белән “Хундай Акцент” бәрелешкән. “УАЗ” белән 66 яшьлек ир-ат идарә иткән, “Хундай” руле артында 61 яшьлек Зианчура районы кешесе булган. Авария нәтиҗәсендә иномарка водителе һәм аның ике пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булганнар. “УАЗ” водителе белән аның пассажирын дәваханәгә алып киткәннәр.
Кызганычка каршы, икенче көнне иртәнгә “УАЗ”ның пассажиры да вафат булган.
Башкортстанның ЮХХДИ хезмәте җитәкчесе Владимир Севастьянов үзенең социаль челтәрләрендә республика халкын карлы чорда аеруча игътибарлы булырга чакырды.
“Кар яву юл хәрәкәтендә катнашучыларга сизелерлек чикләүләр куя: машина йөртүче һәм җәяүле өчен күрү мөмкинлеге түбәнәя, автомобильнең бату ихтималы арта, тормоз юлы озыная, хәрәкәт өлешчә чикләнә яки тулысынча туктатыла, юл хәрәкәте билгеләрен, светофорларны күрү мөмкинлеге начарлана. Юл билгеләре күренмәү сәбәпле, хәрәкәт кыенлаша”, – дип аңлатты Баш дәүләт автоинспекторы.
Мондый һава шартларында хәрәкәтнең оптималь тизлеген сайларга, кискен маневрлар ясамаска, игътибарлы булырга кирәк.